Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2025, 13:00

Әтисеннән үрнәк алып

Скобелевка авылында якынча 30 йорт бар. Монда Малиновка авыл советы хакимияте  башлыгы Руслан Бәширов туып үскән. Ә гаиләсе белән ул 19 ел элек Аксаков авыл советына тапшырылган Надеждино авылында яши, сәбәбе – әти-әниләренә якынрак булу, чөнки борынгыдан нәкъ менә кече ул картлык көннәрендә әти-әниләренең терәге булган.

Әтисеннән  үрнәк алып
Әтисеннән үрнәк алып

– Минем өчен тормышта төп абруй – оста һәм гаять тырыш әтием. Ул – яхшы балта остасы. Үз гомерендә күп кенә агач корылмалар төзеде, бик күп түбәләр япты. Ул олы абыем белән мине кечкенәдән үк эш кораллары тотарга өйрәтте. Әти үрнәге минем беренче эшче һөнәрен сайлавыма йогынты ясады булса кирәк. Мәктәпне тәмамлагач, мин Бәләбәй шәһәренең 40 нчы лицеенда гомуми төзелеш эшләре мастеры булырга укырга кердем, аннары читтән торып Самара төзелеш академиясен тәмамладым, – дип сөйләде Руслан Нурислам улы.

Лицейда һәм вузда алган белемнәре ир-атка тормышта бик кирәк була. Берничә ел себердә вахта методы белән эшләгәннән соң, ул Бәләбәйдә төзелеш өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Шәхси предприятиегә заказ бирүчеләр исәбенә шәхси  дә, юридик затлар да керә. Ә ике ел элек Руслан Бәширов Малиновка авыл советы авыл биләмәсе  хакимиятен җитәкли башлады. Яңа постта торуының беренче көннәреннән үк егет хәзер тормышының никадәр тынычсыз булачагын аңлый.

Аны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булырга нәрсә этәргән? Урындагы үзидарә системасының ничек эшләвен эчтән белү теләге һәм кече ватанга файда китерү теләге.

- Әлбәттә, торак пунктларнын төзекләндерү буенча күп эшләр башкарасы килә, әмма урындагы бюджет чикләнгән, шуңа күрә ставканы төрле программаларда катнашуга куябыз. 2024 елда, мәсәлән, урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашу нәтиҗәсендә, без Скобелевка авылындагы суүткәргечне ремонтладык. Шул ук елда "Имин авыл" республика конкурсында икенче урын өчен алынган акчалата сертификат акчасына трактор өчен тагылмалы җиһазлар, шулай ук дизель генераторы сатып алдык, – дип сөйләде яшь җитәкче.

Малиновка авыл советы авыл биләмәсе территориясендә 14 торак пункт бар, һәм аларның күбесендә, башлык сүзләренчә, хакимият таяна алырдай битараф булмаган кешеләр бар. Б халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, чөнки алар арасында авылдашлары да шактый. Ата-ана йортында алган тәрбия Руслан Нәбиевка җитәкче вазифасында булыша. Әтисеннән һәм әнисеннән ул хезмәт сөючәнлек кенә түгел, ачык, яхшы холык, кешеләр белән уртак тел таба белү сәләтен дә алган.

«Минем әти-әни  хәтта иң катлаулы тормыш хәлләрендә дә  компромисслы карар табарга тырыштылар. Бу кагыйдәне мин үз гаиләмдә тотам", –  дип уртаклашты хатыны белән ике кечкенә бала тәрбияләүче ир.

Руслан Бәширов бөтен буш вакытын кызларына – 4,5 яшь тулган Раминага һәм яшь ярымлык Роксанага багышларга тырыша. Ирле-хатынлы Бәшировлар уллары туу турында хыяллана. Бигрәк тә, гаилә башлыгы , һәр ир -атның нәсел дәвамчысы булган ир кеше тәрбиялисе килә бит!

Римма Солтанова.

Фотолар гаилә альбомыннан

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас