Икенче көнне үк аю бер коңгызны яңа эшкә билгели, ул кырмысканың ничә тапкыр кая барып кайтканын, ниләр алып кайтканын исәпләргә тиеш була. Әмма коңгызны бу эш бик тиз туйдыра, ул, җитешәлмим дип, аюга зарлана башлый, ярдәмчеләр сорый. Әмма бит кемнедер эшкә билгеләр өчен кадрлар бүлеге кирәк, тиз арада урман аланында анысы да оеша. Кадрлар бүлеге коңгызга ярдәмчеләр кабул итә башлый. Тик бераздан эш тагын комга килеп терәлә: кырмыскага, коңгыз белән ярдәмчеләренә хезмәт хакын ничек исәпләргә, аюга күпме өлеш чыгарырга? Хисапчыларсыз булмый дигән фикергә киләләр, урман җәнлекләре арасыннан шомараклар кадрлар бүлеге тарафыннан хисапчы эшенә билгеләнә. Аннан соң урман аланы идарәсендә бер-бер артлы башка бүлекләр дә пәйда була.
Берзаман, идарә штатының бик нык артуы сәбәпле, кырмыска эшләп тапкан акча идарә әгъзаларына хезмәт хакы түләргә җитми башлый, шунлыктан, кадрларны кыскарту мәсьәләсен хәл итү максатында, киңәшмә җыярга булалар. Акчалы һәм төшемле урыннарда утыручы урман җәнлекләре һәм бөҗәкләренең берсенең дә үз урынын кыскарттырасылары килмәү сәбәпле, киңәшмәдә кызу бәхәс куба. Ахыргы чиктә, азагы ни белән бетәсен уйлап та тормыйча, бердәм фикергә киләләр – идарә штатларына тимәскә, ә кырмысканы исә кыскартырга.
Җәүдәт Харисов
(Автордан: безнең тормышта да кайчак шушыңа охшаганрак гамәлләр кылына)
Чыганак: "Мәйдан" журналы