Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар , 13:00

Өлкән буын турында кайгыртып: Яңа ел шатлык белән

Яңа ел алдыннан барысы да могҗиза һәм тылсым көтә. Балалар бакчасы коллективы тылсымчы ролен үз өстенә алды һәм  М.Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылындагы картлар йортына барып, өлкәннәрне котлады. Аларга  яңа ел бүләкләре, тәм-томнар тапшырдылар.

Өлкән буын турында кайгыртып: Яңа ел шатлык белән
Өлкән буын турында кайгыртып: Яңа ел шатлык белән

 Балалар бакчасы хакимияте якынлашып килүче бәйрәм белән чын күңелдән котлаулар җиткерде, ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм Яңа елда иң изге теләкләр теләде.

 – Бу гаҗәеп хис-кичерешләр, бәхетле йөзләрне күрәсең һәм рәхмәт сүзләрен ишетәсең. Без өлкәннәр өчен кечкенә генә могҗиза тудырырга тырыштык, чөнки аралашу һәм кайгырту  –  ялгызлар өчен иң яхшы бүләк бит.

 Акция балалар бакчасының "Башкортостан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы Бәләбәй шәһәренең «Дюймовочка» 29 нчы балалар бакчасы бинасы цоколен капиталь ремонтлау" проекты белән  ППМИ-2026да катнашуы кысаларында узды.

 Мондый акция беренче тапкыр үткәрелә һәм өлкән буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Киләчәктә дә хәйриячелек эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләнә.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас