- 2025 ел артта калды. Арыттымы?
- Дөресен генә әйткәндә, һәр кичтә бик нык арыганлык сизелде. Ләкин иртә белән яңадан көч барлыкка килә. Гомумән алганда, ел авыр булды, ләкин ул - эш елы.
- 2025 елда министрлыкның төп казанышы нидә булды?
- Бер сүз белән әйткәндә, без түздек, ерып чыктык.
- Ә шәхсән сезнең өчен?
- Республиканың федераль дәрәҗәдә яңгыравын аңлау. Безне билгеләп үтәләр, бүләклиләр, чыгышларда: “Башкортстан моны эшләде инде”, диләр. Мин аңлыйм, без сынатмыйбыз, киресенчә, республикабызның имиджын ныгытабыз.
- Хезмәт базары. Мәшгульлек өлкәсендә төп фокус нәрсәдә иде?
- Бездә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә. Бу яхшы, әмма шул ук вакытта эш бирүчеләр өчен сынау да булды: эш эзләүчеләр азрак, таләпләр югарырак. Шуңа күрә төп фокус — мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү.
- Нәрсәләр эшли алдыгыз?
- Республикада мәшгульлек үзәкләрен комплекслы модернизацияләү барды. Без яңа форматтагы модульле кадрлар үзәкләрен ачтык - алар тарту ноктасына әйләнде. Инфраструктура гына түгел, эшнең эчтәлеге дә үзгәрде: яңадан укыту, эш бирүчеләр белән системалы диалог булдыру.
- Әмма барысын да төгәлләп булмадымы?
- Әйе, финанслауны яңадан бүлү һәм бәяләр арту аркасында без 12 үзәктә ремонт эшләрен төгәлләмәдек. Бу авыр тема. Проект федераль, исәп-хисаплар 2022 ел бәяләре буенча башкарылды, ә чынбарлык үзгәрде.
- Мәшгульлек хезмәтенең эшләү системасы ничек үзгәрде?
- Бүген безнең төп клиент - эш бирүче. Бурыч - икътисадны кирәкле кадрлар белән тәэмин итү. Без демографияне, предприятиеләрдән сораштыруларны һәм тармак мөмкинлекләрен исәпкә алып кадрлар фаразлау системасын төзедек. Асылда белем бирү системасы өчен заказчы булдык - бер елдан, өч, җиде, ун елдан кемнәрне әзерләргә.
- Хезмәт мөнәсәбәтләре һәм хәвефсезлек. Биредә нинди бурычлар беренче планга чыга?
- Хезмәт хакы, хезмәтне саклау, мәшгульлекне легальләштерү. Предприятиеләрдә фаҗигале очраклар һәрвакыт диярлек хәвефсезлек таләпләрен бозу белән бәйле. Ә хезмәт хакы буенча бурычлар пәйда булу - банкротлыкның беренче сигналы.
- 2026 елга өстенлек нәрсәгә биреләчәк?
- Хезмәт базарында тотрыклылыкны саклап калырга, предприятиеләргә ярдәм итәргә һәм кирәкле кадрлар әзерләүне дәвам итәргә. 2027 елда без “Русия яшьләре эше” яшьләр кадрлар үзәген ачарга планлаштырабыз.
- МХО катнашучыларына ярдәм. Бу эшнең аерым бер моменты дияргә буламы?
- Әлбәттә. Безнең бурыч – МХОдан кайткан һәркем эш белән мәшгуль булсын. Эшләсен, үз эшен ачсын яки яңадан һөнәрен алыштыру буенча укысын.
- Бу эш ничек оештырылган?
- Һәркемгә мәшгульлек үзәгендә куратор беркетелә. Универсаль чишелешләр юк: кемгәдер эш, кемгәдер документлар белән ярдәм, кемгәдер социаль контракт кирәк.
- Нинди проблемалар барлыгы ачыклана?
- Мәсәлән, протезлау өлкәсендә. Эшләнмәләрне арттырылган бәядән сатып алырга мөмкинлек бирә торган “лазейкалар” бар. Бу сорауларны без ачыклыйбыз һәм эшкәртәбез.
- Социаль яклау һәм яңа сервислар. Зур нагрузкага карамастан, яңа проектлар барлыкка килдеме?
- Әйе. Без социаль такси, өлкән яшьәге халыкны реабилитацияләүгә социаль сертификатлар, хезмәт ветераннарына ярдәм чараларын актив билгеләүне эшләтеп җибәрдек.
- Гаилә һәм демография. Бүген демографиянең төп проблемасы нәрсәдә?
- Акчада түгел. Кыйммәтләрдә. Яшьләр гаиләне һәм балаларны беренче урынга куймый.
- Ни өчен бала табуны кичектереп торалар?
- Башта карьера, белем алу, тораклы булу, аякка басу теләге. Тик аннары, вакыт үтү белән, сәламәтлек яки вакыт җитмәскә мөмкин. Җитлеккән яшьтә барысы да диярлек бер нәрсәне әйтә: иртәрәк һәм күбрәк бала табарга кирәк булган.
- Балалар карьерага комачаулык түгелме?
- Бөтенләй юк. Күп балалы әниләр - иң нәтиҗәле хезмәткәрләрнең берсе. Әгәр кеше зур гаилә белән идарә итә белә икән, ул процесслар белән идарә итә белә.
- 2026 елның өстенлеге нәрсә булачак?
- Корпоратив демографик сәясәт. Без аны үзебездән башлыйбыз: министрлыкта коллектив килешүне, сыгылмалы графикны һәм йөкле хатын-кыз хезмәткәрләр өчен дистанцион форматларны үзгәртәбез.
- Бу эш бирүчеләргә бәйлеме?
- Әйе. Һәм күпләр инде бу җәһәттән сизелерлек эшли. Республикада балалары булган хезмәткәрләр өчен өстәмә гарантияләр белән 4,5 меңнән артык коллектив шартнамә бар – һәм бу чыннан да эшли.
Автор: Таҗиева Руфина
Чыганак: “Өмет” гәзите