Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар , 11:00

Ашыгыч рәвештә гуманитар ярдәм кирәк

Бәләбәй районы ветераннар советы президиумы барлык Бәләбәй халкына Белгород өлкәсендә илнең дәүләт чикләрен саклаучы сугышчылар һәм Белгород шәһәренең тыныч халкы өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашуларын сорап мөрәҗәгать итә.

Ашыгыч рәвештә гуманитар ярдәм кирәк
Ашыгыч рәвештә гуманитар ярдәм кирәк

2026 елның 28 гыйнварына кадәр азык-төлек җыелмаларын ветераннар советы складына тапшырырга була.

Кирәкле азык-төлек продуктлары исемлеге: төргәктәге кара чәй; шикәр, бодай оны, ярмалар (карабодай, дөге), пасовкаланган макароннар; балык консервалары; көнбагыш мае; кондитер эшләнмәләре; куертылган сөт.

Ветераннар советы адресы: Бәләбәй , Ленин ур., 3 А. Белешмәләр өчен телефон: 8 (34786) 3-25-57.

 – Беренчеләрдән булып хезмәт ветераны Рәгинә Камил кызы Фәйрушина җавап бирде. Картәни оныгы белән безне яклаучыларга  азык-төлек китерделәр, – дип хәбәр итте ветераннар советы рәисе урынбасары Гүзәл Ишниязова.

Любовь Иванова. Ветераннар советы фотосы

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас