Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар , 09:00

Гаилә – Русиянең терәге

Русия халыкларының бердәмлеге елын игълан иткән РФ Президенты артыннан БР башлыгы Радий Хәбиров 2026 елны Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы дип игълан итте.

Гаилә – Русиянең терәге
Гаилә – Русиянең терәге

Башлангычның максаты – гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен ассызыклау һәм төбәк халкын уртак максат – гаиләләрне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау , якыннарыбыз турында кайгырту тирәсендә туплау.

Ел кысаларында гаилә иҗаты фестивальләре (концертлар, һәр гаиләнең талантларын ачучы күргәзмәләр), дискуссия мәйданчыклары (көнүзәк иҗтимагый проблемаларны тикшерү һәм чишелешләр эзләү өчен конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр), төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге массакүләм спорт чаралары, социаль башлангычлар  (күп балалы гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга һәм өлкән буынга ярдәм итү) планлаштырылган.

"Балалар көлүе яңгыраган тату, бәхетле гаилә – безнең таяныч, яшәү көченең төп чыганагы. Асылда, Башкортстан һәм Русия дә зур күпмилләтле гаилә", - дип ассызыклады Радий Фәрит улы республика халкына Яңа ел мөрәҗәгатендә.

Светлана Шириня.

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас