Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар , 17:00

“Без бердәм булырга тиеш!”

“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты идарәсе әгъзалары, Халыклар дуслыгы йортына җыелып, агымдагы елда тәүге җыелышын үткәрде.

“Без бердәм булырга тиеш!”
“Без бердәм булырга тиеш!”

Утырышта узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде, шулай ук оешманың төрле юнәлешләр буенча булдырылган комиссияләренең эшчәнлеге тикшерелде һәм алда торган мөһим чараларның берсе – “Ел нәтиҗәләре” дип аталган һәм 2025 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау белән бәйле конкурсның финалын үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе каралды.

Иҗтимагый оешма җитәкчесе Заһир Хәкимов, узган елдагы эшчәнлекне, оештырылган чараларны барлап, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның телебезне, бай мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү, популярлаштыру буенча иң актив эшләүче оешмаларның берсе булып калуын билгеләде. Шулай ук, Заһир Әхсән улы Башкарма комитетның яңа әгъзалар сайлану белән яңа сулыш алуын, Уфа шәһәрендәге бүлекчәләрнең актив эшли башлавын билгеләде. Идарә әгъзалары да уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте һәм бу уңайдан бүлекчәләрнең эшен көйләүдә, активлаштыруда зур тырышлык салган Зәлия Ахуновага рәхмәтләрен җиткерде.

Алдагы елга да байтак чаралар билгеләнгән, Заһир Әхсән улы аларның кайберләренә аерым тукталып үтте. Шулар арасында “Башкортстан татарлары конгрессы”ның һәм “Кызыл таң” гәзите редакциясенең уртак проекты – “Ел нәтиҗәләре-2025” республика конкурсы аерым урын алып тора. Әлеге чара февраль аенда үткәреләчәк. Утырышта аңа әзерлек барышы тикшерелде, аны оештыру буенча фикер алышу узды. Билгеле булуынча, конкурска барлыгы 120 заявка килгән. Тантаналы чарага кадәр комиссияләргә заявкаларны тикшереп, һәр номинация буенча җиңүчеләрне билгеләү бурычы куелды.

Заһир Әхсән улы үзенең чыгышында агымдагы елның Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан "Халыклар бердәмлеге елы" дип игълан ителүе, шул уңайдан үзе җитәкчелек иткән оешманың да бурычын милләтара бердәмлекне ныгытуда, республика һәм илебезнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә тоемлы өлеш керткән татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ярдәм күрсәтүдә күрүен ассызыклады. Агымдагы елны “Башкортстан татарлары конгресссы” тарафыннан "Бердәмлек елы" дип игълан итәргә тәкъдим итте һәм Бөтендөнья татар конгрессы һәм республикадагы башка татар иҗтимагый оешмалары белән берлектә эшләргә, аларның чараларында да актив катнашырга чакырды. “Без барыбыз да бер максат – телебезне, милләтебезне саклау өстендә эшлибез. Димәк, без бердәм булырга тиешбез”, - диде ул.

Җыелыш җылы һәм эшлекле шартларда узды. Аның барышында Идарә әгъзалары көн тәртибенә куелган һәр мәсьәлә буенча фикер алышты, үз тәкъдимнәрен җиткерде, мөһим карарлар кабул итте.

Чыганак: "Башкортстан татарлары конгрессы

Эльвира Ямалетдинова фотолары.

 

“Без бердәм булырга тиеш!”
“Без бердәм булырга тиеш!”
“Без бердәм булырга тиеш!”
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас