Көн гаять салкын булуга карамастан, килә алганнар өчен яктылык нуры белән өретелгән ихласлык, җылылык бәйрәме булды бу чара. Имам-хатыйб Илдар хәзрәт, алып баручы Рита Зәйдуллина килгәннәрне сәламләп, доганың ни-нәрсә икәненә тукталдылар. Чыннан да, нәрсә соң ул бик күпләребез кулларын күтәреп кылган дога? Дога ул – үтенеч кенә түгел, динле кешенең йөрәгенә өмет һәм ышаныч бирә торган яктылык, нур. Дога ул – Ходайга кешенең ихлас табынуы, Бөек Иҗатчыга турыдан-туры мөрәҗәгать итүе, үз ихтыяҗларын, үтенечләрен, рәхмәтләрен, табынуын һәм аңа бәйлелеген белдерүе. Дога – колның үз хуҗасы белән шәхси, рәсми булмаган әңгәмәсе дип әйтергә мөмкин. Бик күп догаларны искә төшергәч (йокыдан торгач укыла торган, йокларга ятканда, өйдән чыкканда, ашап туйганнан соң, намаздан соң һ.б), бәйге башланып та китте.
Мәртәбәле жюри (Илдар Галиев, Найлә Зәкиева, Зөлфия Фәхретдинова, Гөлфия Зиннәтуллина), кунаклар, әти-әниләр алдында ике яшь төркемендә (7-12 яшь, 13-17 яшь) кыз балалар гарәпчә догалар укып, аның тәфсирен, ягьни мәгънәсен дә аңлаттылар. Доганың ярдәме турында фикерләрен әйттеләр. Әле шул догаларны блокнотка яки ак кәгазьгә матур итеп күчереп язып, рәсемнәр белән бизәп тә алып килгәннәр. Бу чара беренче тапкыр гына үткәрелде, шулай булса да кызлар бик тырышканнар, призлы урыннарга лаек булдылар. Беренче яшь төркемендә Галәветдинова Ләйсән – беренче, Сафия белән Суная Бурлаковалар икенче булдылар. Ә икенче яшь төркемендә Зәйдуллина Элина белән Галәветдинова Гөлназ – беренче урын, Сәйфуллина Алина икенче урынны яуладылар. Бәйгедә катнашучылар барсы да мактау кәгазьләре һәм зур булмаган бүләкләр белән бүләкләнделәр. Жюри әгъзалары фикерләрен, мактау сүзләре әйтеп, киләсе бәйгеләрдә катнашучыларның тагын да күбрәк булуын теләделәр.
Икенче өлеш башланыр алдыннан Зөлфия Фәхретдинова белән Гөлфия Зиннәтуллинаның көйләп мөнәҗәт әйтүе бик күркәм булды.
***
Бишек җыры дию белән, бишектәге сабыена әйтеп бетергесез ярату, наз белән төбәлеп, йоклату өчен әкрен генә җыр көйләүче ана образы күз алдына килеп баса.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең...
Дөньяга килгән сәгатьтән балалар тәрбиягә мохтаҗлар, ә аларны тәрбияләүче, әлбәттә, газиз аналар. Әнинең бишек җыры бик тирән мәгънәгә ия. Мөселман әнисенең бишек җыры йоклату өчен җыр гына түгел, ул иман, яклау, мәхәббәт һәм мәдәни мирасны тапшыру акты. Әни тавышы – төп инструмент. Акрын, тыныч, назлы һәм аның нәрсә сөйләгәненә ышаныч белән тулы. Бишек тибрәтү гадәттә сабыйның аркасыннан яки башыннан сыйпау белән бергә бара, бу да шулай ук сөннәт булып тора. Бишек анасы – баланы тавышының җылысы белән генә түгел, ә иман яктысы белән дә каплый, сабый чактан ук аңарда Иҗатчыга ышаныч белән бирелә торган саклану хисе тудыра.
Дүрт кызның – булачак әниләрнең бер-бер артлы кечкенә бишеккә салынган сабыйга (курчак) наз һәм ярату белән бишек җырларын җырлавы, аларны тыңлау әйтеп аңлаталмаслык дулкынландырган минутлар булды. Бишек җырларының әһәмиятен аңлап, бүгенге яшь аналар аларны өйрәнсәләр, нарасыйларына җырласалар, бу мәхәббәт һәм хәвефсезлекнең иң беренче һәм төп дәресе булыр иде.
Бәйгече кызлардан гына түгел, бишек җырлары назын, моңын, матурлыгын без тагын бер хөрмәтле кунагыбыздан да ишетеп күңелләрне нечкәрттек. Приют бистәсе мәчетеннән килгән 87 яшьлек Нәҗибә апа Ситдикова үз көе, ягымлы матур тавышы белән әллә күпме бишек җырларын җырлап ишеттерде. Ул 15 еллап мәчеттә балаларга дәресләр биргән, күп еллар бишек җырларын төрле чыганаклардан, китаплардан табып- җыеп, кулдан язып, бер калын дәфтәр итеп туплаган икән. “Кайда барсам да, бишек җырларын шулай ишеттерергә тырышам, кемгә дә булса өйрәтеп калдырасым килә” – ди ул.
Нәҗибә апа балаларны һәм дөньяви, һәм дини гыйлем алырга, тәрбияле, әхлаклы кешеләр булып үсәргә өндәде.Илдар хәзрәт, сүз алып, доганың, салават әйтүнең мөһимлегенә тагын бер тапкыр тукталды. “Бишек җырларын тыңлаганда күзләрдән яшьләр килде, картәни-әбекәйләребез , самими балачаклар искә төште”, – дип залда утырганнарның уртак фикерен җиткерде.
Чарада мәчетнең 120 еллыгына арнап рәсемнәр конкурсында катнашкан балалар да бүләкләнде. Аларны икенче алып баручы Дилия Галәветдинова тапшырды.
Бәйрәм чәй өстәле артында фикер алышу белән дәвам итте.
Изге догалар... Бишек җырлары... Бу изге кыйммәтләр һәркем күңелендә, гаиләләрдә яшәсен иде.
Зәйфә Салихова.