Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль , 15:00

Приют бистәсе тарихында 35 ел

Приют бистә советы шәһәр биләмәсе ветераннар советы рәисе Людмила Пашина башлангычы белән узган җомгада импровизацияләнгән редакция советы җыелды. Мәдәният йортында 1990 ел ахырында "Аксаковнефть" идарәлеге  башлыгы Владимир Мерзляков ярдәме белән оештырылган "Приютовский нефтяник" газетасын чыгаруга катнашы булган кешеләр җыелды.

Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел

Беренче редактор булып тәҗрибәле партия хезмәткәре Светлана Другова эшли.

Басма "Аксаковнефть" идарәлеге  хисабына финансланган.

Нефтьче ветераннар һәм Приют  халкы җылы дустанә шартларда хәбәрләр язуларын, һәр номерны көтеп алуларын, хезмәттәшләренең һәм туган бистәләренең уңышлары өчен сөенүләрен искә төшерделәр. Газетада чын тормыш: эш көннәре дә, хезмәт җиңүләре дә, көнкүреш тә, мәдәният тә, мәгариф тә, спорт та чагыла.

Кемдер "Приютовский нефтяник”ны  поселок тавышы дип атый, ә искиткеч шагыйрь Альберт Кароза 1995 елда газетага "Безнең яңалыклар хәбәрчесе”  дигән билгеләмә биргән.

:Журналистика ветераны Рим Ширгазин мстәлекләре белән уртаклашты. Ветеран-нефтьче Наил Зинатов С.П.  Друговадан котлау тапшырды һәм кыскача газетаның тарихы турында сөйләде.

Басмага  эшчеләр һәм хезмәткәрләр язалар, яхшы, ихлас итеп язалар. Алар арасында – Альберт Кароза, Неля Рәхмәтуллина, Татьяна Бочкарева, Нина Валяева, Роза Самсонова, Валерий Рәхмәтуллин, Рим Сираев, Нина Шемонаева һәм башкалар.

Сергей Евдокимов газетаның техник өлешенә җавааплы була: мәгълүматны версткалау, эшкәртү.

2005 елда газета ябылу алдында иде, ләкин аны УТТ-2 җитәкчесе Александр Смагин, гамәлгә куючы булып чыгыш ясап, коткарып калды.

 – Нефтьчеләр типографиясеннән шәһәр типографиясенә киткәч, Ишембайның яңа җитәкчелеге тарафыннан цензурага һәм контрольгә алынгач, бик кыен булды,  – дип уртаклашты Александр Николаевич.

Соңрак бистә хакимияте  басманы үз канаты астына алган. "ПН" ның соңгы саны 2022 елның июлендә чыкты.

Төрле елларда газетаның мөхәррирләре Лариса Трифонова, Гөлнара Мурзина,

Яна Беркутова, Ирина Качалова, Оксана Йолдугуена була.

Очрашу азагында барысы бергә Приют бистәсе гимнын башкардылар (А.Кароза сүзләре, И.Шуляковский көе).

 

 Корпоратив газетага теләктәшлек белдергән, яшәткән, инде  вафат булган җитәкчеләрне, көрәштәшләрне, фикердәшләрне  бер минут тынлык белән искә алдылар.

Людмила Пашина сүзләренә караганда, бу очрашу эшчеләр бистәсенең 70 еллыгына  һәм Покровка авылына (соңгарак ул Приют булып исем ләнә)  нигез салынуга 200 ел тулуга әзерлек кысаларында узган.

Бу тарихта  35 ел "Приютовский нефтяник "газетасы булган.

Любовь Иванова. Авторның фотолары

 

Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Приют бистәсе тарихында 35 ел
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас