Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль , 11:00

Башкортстан халкын финанс пирамидасы турында искәрттеләр

Уфада һәм Нефтекамада клиентлар белән очрашулар үткәргән «Добрый» компаниясендә вөждансыз эш билгеләре ачыкланган.

Башкортстан халкын финанс пирамидасы турында искәрттеләр
Башкортстан халкын финанс пирамидасы турында искәрттеләр

 «Добрый» компаниясенең Deep cashback, DCB һәм DCB-Technology проектларына ышанырга ярамый. Регулятор аларның эшмәкәрлегендә финанс пирамидасы билгеләрен ачыклаган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Милли банкыннан. Бу хакта мәгълүмат махсус исемлеккә кертелгән.

Компания башлыча телеграмда эшли, әммә клиентларны җәлеп итү өчен төрле шәһәрләрдә очрашулар оештыра. Уфада һәм Нефтекамада үтә торган чаралар турында билгеле.

Оештыручылар гражданнарга лояльлек программасына кушылырга һәм маркетларда ташламалар алырга тәкъдим итә (имеш алар белән партнерлык турында килешүләр төзелгән).

Программага керү өчен 5-100 мең сумга DCB картасын сатып алырга кирәк. Картага җыелган балларны маркетплейс сертификатларына алмаштырырга мөмкин, дип вәгъдәли компания. Әгәр кеше проектка яңа катнашучылар җәлеп итсә, тагын да күбрәк балл өстәлә.

Русия банкы ачыклавынча, асылда исә компания бернинди дә чын эшчәнлек алып бармый, димәк, керем гарантиялый алмый. Маркетплейстлар белән килешүләре булуы да расланмый.

DSB гражданнар белән акча җәлеп итү турында килешүләр төземи, клиентлар белән аралашу мессенджерларда алып барыла. Башта яңа катнашучылар хисабына түләүләр булырга мөмкин, әммә соңыннан оештыручылар бәйләнешкә чыкмый.

Фото: «Башинформ» / архив

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас