Анновка авылы мәдәният йортында "Кулинар көрәш" конкурсы программасын Зур һәм тату гаилә елына багышладылар.
Өлкәннәр һәм балаларның ике командасы кулинария буенча викторина сорауларына җавап бирде. Программа кунаклары ребуслар чиштеләр, кызыклы конкурсларда катнаштылар, гаилә ризыкларының рецептлары белән уртаклаштылар, ә ярыш азагында командалар винегрет һәм җиләк-җимеш салаты әзерләделәр.
Очрашу зур һәм тату гаиләдәге кебек әзерләнгән ризыкларны татып карау белән тәмамланды.
Любовь Иванова. Анновка мәдәният йорты фотолары