Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль , 12:30

Туган як ярдәмен тоячаклар

БР Хөкүмәте «Из Башкортостана с любовью» республика акциясенең икенче этабы башлануы турында игълан итте. 2026 елның 18-28 февралендә Мәскәү университетларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар алты пунктта үз туганнарыннан һәм якыннарыннан посылкалар ала алачак. Быел акция 200 посылка һәм алты тонна йөк китерүне күздә тота. Бәләбәй районы халкы тәкъдим ителгән ике логистик маршрутның берсеннән файдалана ала.

Туган як ярдәмен тоячаклар
Туган як ярдәмен тоячаклар

Беренче маршрут (18-19 февраль) Учалы, Белорет, Әскәр, Сермән, Инзер, Уфа, Кушнаренко, Чакмагыш, Дүртөйле, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләрен һәм авылларын һәм ахыргы ноктасы – Мәскәүне үз эченә ала.

Икенче маршрут (25-26 февраль) Сибай, Баймак, Юлдыбай, Зилаир, Исәнгул, Мрак, Күмертау, Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамак, Толбазы, Чишмә, Языково, Бүздәк, Туймазы, Октябрьскийны колачлый һәм шулай ук Мәскәүдә юлны тәмамлый.

Акциянең төп максаты – студентларга адреслы ярдәм күрсәтү һәм туган як белән мәдәни-гаилә элемтәләрен саклау. Катнашу өчен сылтама буенча [clck.ru/3Rh8Vn] мәҗбүри теркәлү узарга кирәк һәм проект өчен булдырылган махсус каналга өстәлүне көтәргә.

Җибәрү шартлары:

* посылканың авырлыгы – 32 кг га кадәр;

* якларның суммасы – 160 см дан артмый;

 * тиз бозыла торган продуктлар җибәрергә ярамый .

«Из Башкортостана с любовью» проекты – якташлар, уку һәм өй арасындагы элемтәне саклап калырга ярдәм итүче җылы чара ул.

Акция студентлар һәм аспирантлар өчен генә үткәрелә һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Светлана Шириня әзерләде

 

 

 

 

Туган як ярдәмен тоячаклар
Туган як ярдәмен тоячаклар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас