Федераль хәвефсезлек хезмәте дәүләтне милли хәвефсезлек янавыннан нәтиҗәле яклауны тәэмин итә. Нәкъ менә шуңа күрә ФСБ хезмәткәрләренә үз бурычларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле махсус хокуклар бирелә.
Хезмәткәр 7-9 сыйныф укучылары белән «Монументларны, һәйкәлләрне мәсхәрә итү, балигъ булмаганнарны террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне булдырмау»темасына профилактик әңгәмә үткәрде.
ФСБ вәкиле гимназистларга террорчылыкның халыкара куркынычы, илебезнең берничә тапкыр агрессиягә дучар булуы турында сөйләде. Ул РФ компетентлы органнары тарафыннан террорчылыкка каршы нинди чаралар кулланылуын аңлатты, бозарга ярамый торган закон маддәләре турында сөйләде.
Балалар күп вакытларын гаджетлар белән үткәрәләр: уеннар уйныйлар, роликлар карыйлар, мессенджерларда язышалар. Кайвакыт, үзләре дә сизмәстән, мошенникларның хәйләләренә эләгәләр. «Җиңел» акча эшләү теләге балаларны төрле төркемнәргә керүгә һәм террорчыларның күрсәтмәләрен үтәүгә китерә (эскәмиягә ут төртү, Мәңгелек утны су белән тутыру, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә төкерү һ.б.). Бу гамәлләр законсыз һәм закон буенча катгый җәзага тартыла.
Очрашу азагында дәүләт иминлеге хезмәткәре укучыларга югарыда әйтелгән хокукка каршы акцияләр турында хәбәрләр килсә, Русия Федераль иминлек хезмәтенең БР буенча идарәсенең Бәләбәйдәге бүлекчәсе дежурына 8-34786-5-89-27 телефоны буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәклеген әйтте.
Фото Башкорт гимназиясеннән.