Быел конкурс 10 номинация буенча үткәрелә: сугышчыларның фидакарьлеге һәм Русия халыкларының бердәмлеге турында эссе һәм хикәяләр; махсус операция геройларына багышланган автор шигырьләре, җырлар, фотографияләр һәм рәсемнәр; конкурс партнерларыннан номинацияләр. Теләге булган һәркем катнаша ала, шул исәптән ветераннар, гамәлдәге хәрбиләр һәм һәлак булган яклаучыларның гаилә әгъзалары.
Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин- https://fzo.gov.ru/meropriyatiya/start-konkursa-tvorcheskih-rabot-pamyati-geroev-verny.html
– Безнең уртак бурычыбыз – тарихи хәтерне саклау һәм ватандашларыбызның батырлыклары турында сөйләү. Бу җәмгыятькә реаль мисалларга таянырга ярдәм итә һәм кешеләрне берләштерә торган кыйммәтләрне булдыра. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр ил геройларын белергә, җиңүчеләрнең мирасы белән горурланырга һәм саклап калырга тиеш, – дип ассызыклады статс-секретарь – РФ оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева.
"Геройлар истәлегенә тугры!»конкурсы партнерлары: Бөтенрусия «Тарих сакчылары» («Беренчеләр хәрәкәте» гомумрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте һәм «Юнармия» бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәте), РФ Оборона министрлыгының «Армия России" реклама-мәгълүмат агентлыгы» Федераль дәүләт казна учреждениесе, РФ Оборона министрлыгының «М.Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе» федераль автоном мәдәният һәм сәнгать учреждениесе, «Русия халыклары ассамблеясе»гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы.
Светлана Шириня.