Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март , 12:30

Башкортстан татарлары зур чарага җыелды

Кичә, 28 февральдә, Уфада "Башкортостан” концертлар залында “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе узды.

Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды

 Президент Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән “Русия халыклары бердәмлеге елына” багышланган киң колачлы чарага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 467 делегат, фән, мәгариф, мәдәният эшлеклеләре килде. Ул татар мәдәниятен үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга һәм республиканың башка этномәдәни берләшмәләре белән багланышларны киңәйтүгә бәйле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

Конференциядә милли үзаңны үстерү һәм милләтара татулыкны алга таба ныгыту өчен яңа идеяләр һәм башлангычлар тәкъдим итүче педагоглар, галимнәр һәм җәмәгатьчеләрнең чыгышлары тыңланды. Дискуссиянең игълан ителгән темалары арасында үсеп килүче буынга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде

– Республика башлыгы Радий Хәбиров исеменнән конференция делегатларын һәм кунакларын чын күңелдән сәламлим. Бүгенге конференция Башкортстан татарлары өчен генә түгел, күпмилләтле республикабызның барлык халыклары өчен дә мөһим. Белгәнегезчә, күптән түгел Дәүләт Җыелышы-Корылтаена Юлламасында республика башлыгы быелгы төп бурычны өч сүз белән билгеләде: “Барысы да җиңү өчен”, – диде хакимият җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Данияр Абдрахманов. - Бүген безнең өчен Җиңүне якынайту өчен уртак көчләрне берләштерүдән дә мөһимрәк бурыч юк. Бу минутларда безнең сугышчыларыбыз, алар арасында татарлар һәм башкортлар, руслар, чуашлар һәм марилар, илнең йөзләгән халыклары вәкилләре, безнең ата-бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында кебек үк, бергәләп нацистларга каршы сугышалар. Еш кына үз тормышлары бәрабәренә балаларның баш өстендәге тыныч күккә хокукын яклыйлар, - дип ассызыклады ул.

Данияр Абдрахманов дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов “Халыклар Дуслыгы” ордены белән бүләкләнде; Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Закир Әкбәров һәм “Өмет” газетасы журналисты Рәүф Идрисов “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнделәр; «Кызыл таң» газетасының үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова “Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеменә, автономиянең Стәрлетамак бүлеге рәисе Илсур Мансуров “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булдылар.

 Русия Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, иҗтимагый оешма дәүләт хакимияте органнарының даими ярдәмен тоя. Иҗтимагый оешмалар дәүләтебезгә халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итә. Илдар Ирек улы үз чыгышында татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына тукталды. Аның фикеренчә, туган телне саклау өчен иң элек гаиләдә туган телдә аралашу кирәк. Аннары туган телне балалар бакчаларында, мәктәпләрдә өйрәнергә кирәк. Шулай ук җәмгыятьтә татар телле мохит булуы мөһим. Депутат ассызыклаганча, туган телне саклау эшендә бертуган башкортлар белән теләктәшлек күрсәтергә кирәк.

Илдар Гыйльметдинов активистлар төркеменә Дәүләт Думасы депутаты Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

- Хөрмәтле дуслар, безнең илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы, республикада зур һәм тату гаилә елы игълан ителде. Без барыбыз да республикабызның, илебезнең чәчәк атуын телибез, халкыбызның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тырышлык куябыз һәм чакыруларга каршы торырга ярдәм итүче иҗтимагый оешмага берләштек, - диде Дәүләт Думасы депутаты, Президиум рәисе Илдар Ирек улы үз чыгышында саклау проблемаларына тукталды.

 – Махсус хәрби операция шартларында безнең максат – алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итү һәм өйләренә кайткач алар өчен терәк булу. Бу туганнарга һәм якыннарга гына түгел, иҗтимагый оешмаларга да кагыла. Татарларның милли-мәдәни автономиясенең максатлары һәм бурычлары, Бөтендөнья башкорт корылтае кебек үк, бердәм: телне, милли үзенчәлекне, гореф-гадәтләрне саклау һәм балаларны традицион кыйммәтләрдә тәрбияләү, – диде чыгышында Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.

 – Без республикадагы татарларның уңышлары белән горурланабыз. Без барыбыз да республикабызда, бөек Русиядә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту өстендә эшлибез, - диде «Башкортстан руслары соборы» Президиумы рәисе Валентин Павлов. – Бүген безнең җилкәләрдә зур җаваплылык ята-Башкортстанны һәм бөек Россияне киләчәк буыннар өчен үстерү, ата-бабаларыбыз төзегәннәрне дистә еллар һәм йөз еллар дәвамында саклап калу. Безнең руслар соборы барлык милләт вәкилләрен үз эченә ала. Бездә уртак тарихи язмыш, тамырлар һәм мәдәни код. Безнең проблемалар уртак. Безгә неонацизм һәм яңа фашизмга каршы көрәштә җиңү кирәк.

 – Бүген сезнең оешманың якындагы биш елга стратегиясен билгеләү бик мөһим көн. Римма Әмир кызы Үтәшева җитәкчелегендә сез үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм телне саклау буенча бик күп чаралар үткәрәсез. Хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде «Русия халыклары Ассамблеясе» гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе, Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина. –  Илебез тормышында мөһим чор: Президент Владимир Путин Указы белән расланган Русия Федерациясенең 2036 елга кадәрге чорга дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясе үз көченә керде.

Хисап доклады белән “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Римма Үтәшева чыгыш ясады.

Ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе гамәлгә ашыра торган проектлар турында сөйләде. Аларның һәркайсы милли дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров куйган гомумдәүләт бурычларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Оешма тарафыннан башкарыла торган эш җәмгыятьне берләштерүгә һәм төрле милләтләр арасында гармониягә ирешүгә ярдәм итә торган дәүләт милли сәясәтен гамәлдә тормышка ашыруның ачык мисалы булып тора.

Контроль-ревизия комиссиясе рәисе Әнфисә Галимҗанова һәм мандат комиссиясе рәисе Фидрат Монасыйпов чыгышлары тыңланды.

Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова, “Кызыл таң” газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы мөдире, татарларның урындагы милли-мәдәни автономиясе рәисе  Илсур Мансуров, “Кызыл таң”газетасының үз хәбәрчесе, Нефтекама шәһәре татарларының урындагы милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлнара Гыйлемханова чыгыш ясадылар..
Конференциядә яңа совет кабул иткән карарлар нигезендә “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп яңадан Римма Үтәшева, башкарма директор итеп Альбина Хәлиуллина сайланды. Контроль-ревизия комиссиясен Руслан Вахитов җитәкләячәк.

Конференциядә резолюция кабул ителде.

Тантанада катнашучылар Уфаның «Нур»дәүләт татар театры каршында куелган Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннары театрда Башкортстан татарлары автономиясенең Яңа Советы җирле милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмә узды.

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

 

 

Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Башкортстан татарлары зур чарага җыелды
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас