Муниципалитет хакимияте башлыгы депутатлар алдында 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде. 50 минуттан артык дәвам иткән доклад район тормышының барлык якларын: икътисад һәм кече бизнесны, төзекләндерү һәм социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне, кече бизнеска һәм халыкның хезмәт белән мәшгульлегенә ярдәм итүне – уңышларны һәм икътисад үсешенең катлаулылыгын үз эченә алды.
Башлык чыгышында СВО һәм махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү темасы кызыл җеп булып узды. Ул хәбәр иткәнчә, 2025 елда 79 бәләбәйле Батырлык ордены, 2 бәләбәйле генерал Шайморатов ордены, 12 якташыбыз генерал Шайморатов медале белән бүләкләнгән. Мәктәпләрдә соңгы өч елда 15 мемориаль такта куелган, районда 30 музей объекты ачылган, ә даими нигездә
"Герой анасы. Герой хатыны"фотокүргәзмәсе эшли.
“Бүген Ватанны саклаучыларның батырлык һәм каһарманлык үрнәкләрен күрсәтү бик мөһим", - диде Азат Альверт улы.
Утырышта катнашучылар һәм чакырылганнар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Район башлыгы үз чыгышында күп тапкырлар хакимиятнең һәм районның җаваплы хезмәтләре алдына икътисадта максатчан күрсәткечләргә ирешү, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын куйды.
"2026 ел бөтен ил өчен истәлекле булачак, – дип ассызыклады Азат Сәхәбиев. - Ул Русия халыклары бердәмлеге эгидасы астында узачак. Ә республикада бу ел тагын бер мөһим мәгънәгә ия була – ул Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде... Районның барлык казанышлары һәм уңышлары – Бәләбәй халкының күп буыннары казанышы. Һәм бүген дә без аларның эшен дәвам итәбез. Безнең көч тарихи мирасның бөеклегендә, Русиянең күпмилләтле халкының бердәмлегендә, безнең ныклы традицияләребездә һәм югары рухи кыйммәтләребездә”.
Бәләбәй район Советы рәисе Сергей Лущиц алып барган совет утырышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев, депутатлар, СВОда катнашучылар, район предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре, биләмәләр башлыклары, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты.
Урал Таһир улы Кильсенбаев Бәләбәй районы хакимияте башлыгының бай эчтәлекле докладын югары бәяләде. Үз чыгышында ул Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә медицина кадрлары җитмәү (медицина көллиятләрен тәмамлаучылар белән тыгызрак эшләргә киңәш итте), район мәктәпләрендә беренче сыйныф укучылары санының тискәре динамикасы мисалында демографик күрсәткечләрнең кимүе, шулай ук Башкортстан югары уку йортларына укырга керүче мәктәпне тәмамлаучылар санының кимүе турында борчылулары белән уртаклашты. Бу район икътисады үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. Ул алдагы елга гына түгел, ә берничә елга алдан фаразлау тенденциясен бирде.
Урал Таһир улы Бәләбәй районында уздырыла торган төп чаралар темасына да игътибар итми калмады. БР башлыгы Радий Хәбировның Цветаева учагын колачлырак бәйрәм итү турындагы йөкләмәсен аерым искә төшерде.
"Республикада зур һәм тату гаилә елы демографик вәзгыятьне яхшыртуга гына юнәлдерелми. Безнең республикада милләтләр һәм конфессияләр арасында бернинди аерма юк. Толерантлык юк, ә гаилә, дуслык бар! Республикада катнаш ч гаиләләр бик күп, ә бу бик мөһим!" – дип ассызыклады дәрәҗәле кунак.
Ул Бәләбәй районына килүенә шат булуын әйтте.
"Балачакта өч елга якын гаилә белән Веровка авылында яшәдем. Кызганычка каршы, мин бернәрсә дә хәтерләмим, ләкин сез минем өчен туганнар, шуны
тоям!”, – дип, чыгышын шундый дустанә нотада тәмамлады Урал Таһир улы Кильсенбаев.
Светлана Шириня
Елена Петрова фотолары