Әлеге вакыйга уңаеннан җыелганнарны Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев котлады.
Авыл мәдәният йорты фойесында урындагы осталарның эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә шулай ук рус, башкорт, татар, чуаш һәм мордва милли ишегаллары да бар иде. Бу милләтләр вәкилләре үз халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, җыр-биюләр башкардылар, шулай ук традицион ризыклар белән сыйладылар.
Бәйрәм зур һәм тату гаилә елына багышланган Гаилә эстафетасы белән дәвам итте.
Ярышларда өч команда: Ивановлар, Теплыхлар һәм Хисаевлар катнашты. Катнашучылар үзләренең көч, җитезлек, тизлек сыйфатларын күрсәттеләр. Эстафета йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы булды, анда барлык гаиләләр дә дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Чара дуслык әйлән-бәйләне белән тәмамланды, ул бәйрәмдә катнашучыларны берләштерде – бердәмлек һәм татулык символына әверелде!
Светлана Прокофьева
Елена Петрова фотолары