Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март , 13:00

Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән коткарылган туристлар белән беренче борт төште

Уфа аэропортына Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән беренче борт төште. Туристларның куркыныч зонадан уңышлы кайтулары турында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында хәбәр иттеләр.

Өйләренә якынча 180 кеше очып кайткан. Министрлык туроператорларга сылтама белән хәбәр итә, Әмирлектә хәзер элегрәк Уфадан очып киткән 1000нән артык оешкан турист кала. Алар да тиздән туган якларына кайтачак.

"8 мартка булган хәл буенча өметле мәгълүматлар бар: Башкортстаннан 350дән артык турист Русиягә кайтарылган инде. Мәгълүмат һәр сәгать саен яңартыла, әмма иң мөһиме – процесс бара, һәм кайту географиясе киңәя. Вәзгыять контрольдә: чыгару дәвам итә”, — дип ышандырдылар БР тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында.

Авиакомпанияләр һәм туроператорлар ял итүчеләрне БГӘдән кайтару өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Моның өчен Мәскәү, Казан һәм Екатеринбург аша чыгарыла торган рейсларны берләштерү турында карар кабул ителде. Бу ресурсларны нәтиҗәлерәк файдаланырга һәм пассажир самолетларын тоткарлыксыз җибәрергә мөмкинлек бирә. Русиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстаннан туристлар мөмкин булганча шушы эре хабларга очып кайталар һәм өйләренә һәркем ала алырлык транспортта кайтып җитәләр.

Уфага киләсе рейс якынча 10 мартка планлаштырылган. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, “Аэрофлот” авиакомпаниясе БГӘдән Русиягә барлык авиарейсларны гамәлдән чыгарачак. Әмма, бүген билгеле булганча, илебез авиаташучысы 8 марттан БГӘдән 8-11 мартка рейсларга билетлар сатуны ачты. Аларны компаниянең рәсми сайтында сатып алырга мөмкин. Димәк, өйгә кайту вариантлары барлыкка килә.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында республикадан мөстәкыйль сәяхәт итүче туристларга мөрәҗәгать иттеләр.

"Вәзгыять акрынлап тотрыклылана, һәм без читкә чыгару рейсларының эшләвен күрәбез. Әгәр сезнең теләсә нинди рейс белән очып китү мөмкинлеге бар икән — Мәскәүгә, Казанга яки Екатеринбургка – аны ычкындырмагыз. Русиягә килеп җиткәч, сез тиз арада Уфага кайтып җитәчәксез. Иң мөһиме — вакытны әрәм итмәскә һәм ачылган мөмкинлекләрдән файдаланырга», - диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан халкы Дубайда рейслар туктатылганнан соң чит илдә тоткарланып калды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Якын Көнчыгыш илләрендә катлаулы вәзгыятьтә калган туристлар проблемасын хәл итәргә кирәк, дип билгеләде.

Фото: Башкортстанның тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы матбугат хезмәте

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас