Гаиләләр Русия халыкларының традицион костюмнарын, милли җырларны белүдә, четерекле сорауларга җавап бирүдә, җитезлектә һәм тапкырлыкта ярыштылар. Конкурс программасы азагында барлык катнашучыларга конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүче дипломнары тапшырылды.
Чара күңелле һәм файдалы итеп вакыт уздыру, үз мәдәниятең турында яңа белемеңне киңәйтү һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар гимназиядән бирелде