Инспекторлар руль артында утырган гүзәл ханымнарның автомобильләрнен туктатып аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Һәр ханымга лаләләр бәйләме генә түгел, бәхет, яхшы кәеф һәм хәвефсез юллар теләү дә бүләк ителде.
Гүзәл ханымнарның җылы рәхмәт сүзләре һәм елмаюлары полиция хезмәткәрләре өчен - иң яхшы бүләк. Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә күңелле һәм истә калырлык мизгел булды.
Регина Иванова.
Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ идарәсе фотолары