Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март , 11:00

Бәйрәмдә дә эшлиләр

Бәләбәй шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре көнендә дә эшләүдән туктамыйлар.

Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр

– 11 мартта «Благоустройство» учреждениесе механизаторлары Ленин урамындагы тротуарларны (Травницкий урамыннан алып Кызыл урамына кадәр) юлның йөрү өлешен киңәйттеләр һәм кардан чистарттылар. Шул ук көнне кар җыю техникасы Сыртланова урамыннан алып «Автокомплект» заводына борылышка кадәр дә эшләде. 12 мартта коммуналь хезмәткәрләрнең тырышлыгы Интернациональ урамындагы юлның йөрү өлешен киңәйтүгә, шулай ук Әмиров урамыннан Фурманов урамына кадәрге участокта тротуарларны чистартуга юнәлдерелде, - дип хәбәр иттеләр Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимиятендә.

Шәһәр халкы юлларның һәм тротуарларның башка участокларына да чират җитүен көтә. Бу уңайдан шалтыратулар шәһәр хакимиятенә дә, район газетасы редакциясенә дә даими килеп тора.

Яз көне һава температурасының кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә узып баручылар өчен көндез һәм төнлә тәүлек эчендә йорт түбәләрендә хәвефле бозбармаклар барлыкка килә, шуңа игътибарлырак булырга кирәк.

 - Торак законнары таләпләре нигезендә идарәче компанияләр хезмәткәрләре подъезд һәм  күпфатирлы йорт  түбәләрендә барлыкка килгән  боз катламнарын вакытында чистартырга тиеш, - дип аңлаттылар шәһәр хакимиятендә.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотосы

Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Бәйрәмдә дә эшлиләр
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас