Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март , 11:00

Бәләбәй районы – уңышлы үсеш үрнәге

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә төбәкнең спорт тармагы өчен мөһим вакыйга – БР спорт министрлыгының киңәйтелгән коллегиясенең еллык утырышы узды. Чарага 2025 елга йомгак ясау һәм  2026 елга стратегик юнәлешләрне билгеләү өчен хакимият вәкилләре, спорт функционерлары һәм белгечләр җыелды.

Бәләбәй районы  –  уңышлы үсеш үрнәге
Бәләбәй районы – уңышлы үсеш үрнәге

Утырыш барышында спорт министрлыгының узган елгы эш нәтиҗәләре җентекләп анализланды. Республикада спорт өлкәсен үстерү векторын билгеләүче берничә өстенлекле юнәлешкә аерым игътибар бирелде: махсус хәрби операция ветераннары белән эшләү, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын гамәлгә ашыру, шулай ук гражданнарның спорт белән шөгыльләнү өчен шартлардан канәгать булулары.

XXXIII авыл спорт уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү утырышның күңелле мизгеле. Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов шәхсән үзе спортчыларны һәм тренерларны лаеклы бүләкләре белән котлады.

Шунысы куанычлы, Бәләбәй районы әлеге мәртәбәле ярышларда икенче урынны алып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бүләкне министр кулыннан социаль үсеш идарәсенең физкультура һәм спорт бүлеге башлыгы Рамил Насыйров кабул итте.

Спорт казанышларына өстәп, Бәләбәй районы спорт инфраструктурасын үстерүдә шактый ярдәм алды. Русия спорт министрлыгы ярдәмендә районга 12 000 000 сумлык "Акыллы" спорт мәйданчыгы төзелешенә сертификат тапшырылды. Бу заманча объект район халкының спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруда мөһим адым булачак һәм массакүләм спортны алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк.

Регина Иванова әзерләде. Фото Социаль үсеш идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас