Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март , 13:30

Мондый кадрлар һәркайда кирәк!

Эш урыны үзгәрсә дә, кешенең һөнәри һәм шәхси сыйфатлары үзе белән кала. Рим Сираев күп еллар "Автонормаль" заводында җитәкче вазыйфаларында хезмәт куйган. Моннан биш ел элек Рим Мирхәт улы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә эшкә күчә. Хезмәттәшләре фикеренчә, "Жилкомсервис" җәмгыяте мастерының үзенчәлеге – кадрларга карата кырыс, әмма шул ук вакытта сакчыл мөнәсәбәт.

Мондый кадрлар һәркайда кирәк!
Мондый кадрлар һәркайда кирәк!

– Минем ышанычлы ярдәмчеләрем – урам себерүчеләр бригадирлары Мәгъсүмә Кәрим кызы Газизова һәм Виталий Николаевич Кузьмин, алар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә шактый еллар эшлиләр. Нәкъ алар, бригаданың үзәге буларак, коллектив рухын саклыйлар. Безнең эштә тыгыз элемтәдә торучы йорт өчен җаваплылар сизелерлек ярдәм күрсәтә. Алар булган җирдә җитештерү мәсьәләләре күпкә җиңелрәк һәм тизрәк хәл ителә, – дип билгеләп үтте Рим Мирхәт улы.. 

Идарәче компаниядә хезмәт коллективы әгъзаларының көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга тырышалар. Мисал өчен, хезмәттәшләре үтенече буенча тораклары булмаган ихата себерүчеләргә шәһәр тулай торагыннан бүлмәләр бирелгән. "Әгәр кешенең хәл ителмәгән шәхси проблемалары бар икән, аңардан эшендә тулы фидакарьлек көтүе кыен. Шуны истә тотып, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз",  – ди Рим Мирхәт улы.

Гадәттәгечә «Жилкомсервис» җәмгяте мастерының көне һәр хезмәткәр белән шәхси элемтәдән, хезмәт графигын һәм вазыйфаи бурычларны үтәүнең мөһимлеген искә төшерүдән башлана. Шәһәр кешләре эшкә барганда, балаларын бакчага яки мәктәпкә илткәндә, йорт яны территорияләре кардан, җәй көне чүп -чардан чистартылырга тиеш. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар кытлыгы зур булуга карамастан, кулланучылар үзләре түли торган хезмәтләрнең сыйфатына һәм вакытында алынуына исәп тотарга хокуклы.

Бүген квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасы шәһәрнең барлык предприятиеләрендә һәм компанияләрендә сизелә. Нәкъ менә шуңа күрә коллективка бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе булган Рим Сираев кебек кешенең килүе «Жилкомсервис»  өчен зур уңыш.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары

 

Мондый кадрлар һәркайда кирәк!
Мондый кадрлар һәркайда кирәк!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас