Полиция хезмәткәрләре зыян күрүченең 69 яшьлек туганын сораштырган һәм тоткарлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүче зыян күрүченең абыйсы була. Ирләр өлкән яшьтәге фигурантның тормыш иптәше белән бергә яши.
Вакыйга булган көнне хатын эштә була, ә абыйсы һәм аның туганнан туган энесе спиртлы эчемлекләр эчәләр. Алар арасында туганнан туган энесенең эшләмәве аркасында ызгыш чыккан – 37 яшьлек ир озак вакыт беркайда да эшләмәгән, аны абыйсы һәм аның тормыш иптәше тәэмин иткән.
Сүз көрәше барышында, үз адресына мыскыллаулар ишетеп, 69 яшьлек туганы өстәлдән кухня пычагын ала һәм туганнан туган энесенең корсагына кадый. Бу хәл турында шикләнелүче эштән кайткан тормыш иптәшенә сөйләгәшн, ә ул ашыгыч ярдәм чакырткан
Факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте материалларына нигезләнеп Регина Иванова әзерләде.