Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март , 15:00

Бәләбәйдә легаль булмаган уен бизнесына чик куелган

Урындагы өч кеше легаль булмаган уен бизнесы оештырган. Алар җинаять эше фигурантлары булганнар.

Бәләбәйдә легаль булмаган уен бизнесына чик куелган
Бәләбәйдә легаль булмаган уен бизнесына чик куелган

Тикшерү мәгълүматлары буенча, схемада катнашучыларның берсе ике бинаны арендага алган һәм анда уен клублары ачкан. Клубларга махсус җиһазлар куелган. Ир кеше эш өчен дусларын чакырган: алар администратор, каравылчы һәм кассир булганнар.

Яшерен оешмаларның эшчәнлеген полиция хезмәткәрләре туктаткан. Алар 80 уен автоматын тартып алган.

Хәзер легаль булмаган бизнесны оештыручыларга суд яный. Җинаять эшләре Бәләбәй шәһәр судына тапшырылган.

БР Прокуратурасы материаллары буенча Регина Иванова әзерләде

 

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас