Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март , 13:00

Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә

Кичә "Урал-Батыр" милли-мәдәни сараенда Сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының Бәләбәй  иҗтимагый оешмасы пленумы узды, анда "2025 елга эш йомгаклары" турында доклад белән ветераннар советы рәисе Александр Буйлов чыгыш ясады. Докладчы МР хакимияте ярдәмендә ветераннар оешмасы эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен җентекләп анализлады.

Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә

– Ветераннар советы эшчәнлегенең төп юнәлеше - пенсионерларны актив җәмәгать тормышына җәлеп итү. Шул ук вакытта төп бурыч – сугыш ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары турында кайгырту, – дип ассызыклады Александр Сергеевич.

Район пенсионерлары һәм ветераннарының гуманитар конвойлар оештыруда, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар үткәрүдә зур хезмәтләре билгеләп үтелде.

Өлкәннәрнең волонтерлыкта, яшьләрдә патриотизм тәрбияләүдә, шулай ук мәдәни, спорт һәм туристлык чараларында катнашуы аларның актив озын гомерле булуына ярдәм итә.

Пленум эшендә МР Советы рәисе Сергей Лущиц катнашты. Ул Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев исеменнән ветераннарга күпьеллык хезмәтләре һәм туган якны үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук агымдагы эшләр, ирешелгән нәтиҗәләр һәм алда торган бурычлар турында сөйләде.

Чакырылучылар арасында шәһәр һәм авыл биләмәләре башлыклары, көч структуралары ветераннары, активистлар бар иде.

Светлана Прокофьева.

Автор фотолары

 

Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Ветераннар яшьләргә үрнәк күрсәтә
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас