Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель , 16:30

Гаилә яллары – яңа мөмкинлекләрне бердәм өйрәнүгә этәргеч

Узган шимбә көнне, Бәләбәй гаилә үзәгендә финанс белем үзләштерүгә багышланган "Гаилә бердәмлеге – ял көнен бергә файдалы итеп үткәрү" дигән "Гаилә яллары" чарасы үткәрелде.

Гаилә яллары – яңа мөмкинлекләрне бердәм өйрәнүгә этәргеч
Гаилә яллары – яңа мөмкинлекләрне бердәм өйрәнүгә этәргеч

Белгечләр ата-аналар белән гади, ләкин мөһим темалар турында сөйләштеләр: бюджетны ничек планлаштырырга, хыял өчен ничек акча җыярга, чыгымнар турында "уртага салып" бергә әңгәмәләшү һәм акчаны дөрес итеп куллана белү тәртипләре өйрәнелде.

 

Ата-аналар һәм балалар белән шәхси очрашулар гадәти күренешкә әйләнде. Күпләр айның соңгы шимбәсен актив рәвештә вакыт үткәрү һәм яңа үзгәрешләрне планга ашыру өчен түземсезлек белән көтәләр.

 

Шимбә чарасының икенче өлеше иҗади эшчәнлеккә багышланды. Бу юлы, катнашучылар "акча банклары" ясадылар һәм аларга хыялларын сурәтләгән билгеләр куйдылар.

 

Чараның максаты – ата-аналарга ярдәм итү, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм уртак ял итү мәдәниятен үстерү. Гаилә үзәге чараларда катнашу бушлай булуын ассызыклый.

Автор:
Читайте нас