Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель , 17:54

Бәләбәй спортчылары – лаеклы бүләкле урында

Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Гөлүс Әгъзамов истәлегенә багышланган 24 нче Республика милли һәм халык спорт төрләре фестивале Уфада уңышлы узды.

Бәләбәй спортчылары – лаеклы бүләкле урында
Бәләбәй спортчылары – лаеклы бүләкле урында

Фестиваль программасында 4 спорт төре бар иде: көрәш, кул көрәше, гер күтәрү һәм мас-рестлинг. Бәләбәй "Чемпион" спорт мәктәбе спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. Аларның фидакарь күнегүләре һәм җиңүгә омтылышы командага лаеклы бүләкләр китерде. Гер эстафетасында Бәләбәй командасы үз төркемчәсендә 2 нче урынны алды – бу нәтиҗә команданың бердәмлеге һәм физик әзерлеге турында сөйли.

 

Шәхси ярышта да спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Тимур Хафизов – 1 нче урын, Булат Хәйруллин – 2 нче урын, Сергей Бабаджанов – 3 нче урын.

 

Мас-рестлинг буенча малайларның чыгышы да сокландыргыч булды. Бәләбәй районы командасы гомуми команда зачетында 2 нче урынны алды. Шәхси зачетта берничә спортчы югары нәтиҗәләр күрсәтте: Рамзан Хәмитов – 1 нче урын, Тимур Үзбәков – 2 нче урын, Савелий Федоров, Иван Петров, Богдан Саяхов, Тимур Хафизов, Сергей Бабаджанов һәм Артем Галиуллин – 3 нче урын.

 

Рамзан Хәмитов һәм Артем Галиуллинның уңышлары аерым игътибарга лаек: яхшы нәтиҗәләре аркасында алар апрель ахырында Чебоксарда узачак Русия мас-рестлинг чемпионатына юллама алдылар.

 

В. Абзалов фотолары

Бәләбәй спортчылары – лаеклы бүләкле урында
Бәләбәй спортчылары – лаеклы бүләкле урында
Бәләбәй спортчылары – лаеклы бүләкле урында
Автор:
Читайте нас