Җәмгыять
10 Апреля , 11:34

Малларны кышлату уңышлы үтте

Бәләбәй районы крестьян-фермер авыл хуҗалыгы фермаларында малларны кышлату чоры тәмамланды. Арытабан, һава торышы җылыну белән, маллар җәйге көтүлеккә күчерелә.

Малларны кышлату уңышлы үттеМалларны кышлату уңышлы үтте
Малларны кышлату уңышлы үтте

– Бүгенге көндә төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре фермаларында 3325 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 1484 се баш сыер. 1 апрельгә 1255 тонна сөт җитештерелгән, – дип хәбәр итә Бәләбәй хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте. – Терлекчелектәге яхшы нәтиҗәләр – ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырыш хезмәте. Терлекчеләр малларның тәрбия шартларына һәм аларның туклану рационына тиешле игътибар бирә.

 

Кышкылыкка 6850 тонна печән, 18 875 тонна сенаж һәм 7 408 тонна силос әзерләнгән булган. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы фермаларында күпләп сыерлар бозаулый торган мәл. Бу чорда терлекчеләрнең төп бурычы – токымны саклап калуны тәэмин итү, терлек санының кимүенә юл куймау һәм шулай ук сөт һәм ит җитештерү йөкләмәсен арттыру беренче планда тора.

 

Римма Солтанова әзерләде.
Фотолар БИ архивыннан

Малларны кышлату уңышлы үтте
Малларны кышлату уңышлы үтте
Малларны кышлату уңышлы үтте
Автор:
Читайте нас