Җәмгыять
13 Апреля , 10:17

Милли гамь. Без дә мәртәбәле акциягә кушылыйк!

Бөтендөнья татар конгрессы социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр иткәнчә, Казанда “ТАТАРЧА ДИКТАНТ” акциясенә багышланган онлайн җыелыш узган.

Милли гамь. Без дә мәртәбәле акциягә кушылыйк!Милли гамь. Без дә мәртәбәле акциягә кушылыйк!
Милли гамь. Без дә мәртәбәле акциягә кушылыйк!

Җыелышта Mars Tukay, Райнур Хасанов Хәсәнов, Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессы - Татарстан, Кадрия Идрисова һәм “Татарча диктант”ны уздырачак татар оешмалары җитәкчеләре катнашкан.
Очрашуда акциянең максаты, уздыру тәртибе, катнашу форматлары, материаллар әзерләү һәм йомгак ясау турында мәгълүмат җиткерелгән, әзерлек эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралган.
Быел “Татарча диктант” акциясе 24-26 апрельдә унберенче тапкыр уздырылачак. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. 24 апрельдә диктантны – Татарстанда, 25 апрельдә – Русия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә яшәүче татарлар язачак. Шулай ук акциядә өч көн рәттән дә катнашырга мөмкин.
Без, Бәләбәй татарлары, моңа кадәр “Татарча диктант” акциясендә актив катнаштык. Бу юлы да дәррәү катнашырбыз, бергә җыелып диктант язып, аралашып, бөек шагыйребезнең рухын шатландырырбыз, бу өч көндә бөтен дөнья татарлары белән бер үк хис-кичерешләр кичереп яшәрбез дип өметләнәм. Безнең көч – бердәмлектә! Бергә булыйк!

 

Зәйфә Салихова әзерләде.
Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

Милли гамь. Без дә мәртәбәле акциягә кушылыйк!
Милли гамь. Без дә мәртәбәле акциягә кушылыйк!
Автор:
Читайте нас