Җәмгыять
17 Апреля , 13:09

Теләсәң, өйрәнеп була!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...( Габдулла Тукай )

Теләсәң, өйрәнеп була!Теләсәң, өйрәнеп була!
Теләсәң, өйрәнеп була!

Кеше үз-үзенә максатлар куйса, теләге булды исә, һичшиксез, үз дигәненә ирешәчәк. Бары тик тырышырга һәм тырышырга гына кирәк! Тамчы тама-тама ташны да яра, диләр бит. Шул җәһәттән, әлеге әйтер сүзем туган телебезне өйрәнү хакында.

 

Күпләр бүген, ни кызганыч, туган телләрен онытып баралар, бер ишләре бөтенләй онытты һәм аны кирәксенми дә инде. Ни әйтәсең, бүгенге вәзгыять шундый хәлгә китереп терәде. Мәктәпләрдә туган тел атнасына бер яки ике дәрес укытыла. Барсында да укытылса, ни әйтер идең әле, мәгариф бүлеге методистының уку елы башында биргән мәгълүматына караганда, бездә татар теле нибары биш мәктәптә укытыла (оят, билләһи!). Кемнәрдер шатланадыр, ата-аналар һәм балалар тарафыннан туган телнең бигүк кирәкмәгән дәрес итеп кабул ителүенә ирешелде инде (бу хәлгә үз өлешен керткәннәрнең намусында калсын). Чын туган тел укытучысының мондый шартларда ничек бәргәләнүен чамалыйм мин. Аннары, күп вакыт туган тел гаиләдә өйрәнелергә тиеш дигән фикерне ишетергә туры килә. Моның белән дә өлешчә генә килешергә мөмкин, туган телен белмәгән, татарлыгын оныткан икенче буын гаиләләр барлыкка килде бит инде, алар үзләре белмәгәнне һәм белергә дә теләмәгәнне балаларына ничек өйрәтсен?!

 

Ә арабызда туган телне ипилек-тозлык кына белгән яисә бөтенләй белмәгәннәр арасында да аны өйрәнергә теләгәннәр юк түгел. Бар алар, ничек кенә бар әле! Менә шундыйлар өчен Бәләбәйнең тарихи мәчетендә татар теле дәресләре укытыла. Мөгаллиме – бар гомерен Бәләбәй татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлап бай тәҗрибә туплаган, 16 ел буе директор урынбасары булып хезмәт куйган, күпләрнең абруен яулаган чын татар кызы Ракия Садрый кызы Төхвәтшина.

 

Нилектән ул урыслашып барган шәһәребездә гаять четерекле бу эшкә тотынды дисәгез, әнә шул туган телне өйрәнергә теләге булганнарны өйрәтү, телнең гүзәллеген, моңын күңелләренә салу максатыннан һәм туган телгә карата милләттәшләребезнең битарафлыгы, гамьсезлеге белән килешә алмаудан. Әйткәндәй, моңа кадәр дә байтак еллар элек Нәгыймә Мәҗит кызы Хәйретдинова туган тел дәресләре оештырган булган.

 

Быел татар теле дәресләре 15 нче февральдән башланды һәм дәвам итә. Мин Ракия ханымнан эшнең ничек оештырылуы, дәресләрдә ни-нәрсәләр өйрәнелүе белән кызыксындым. Әлбәттә, югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, әлегә зур уңышларга ирешү турында сүз алып барудан ерак торам. Шулай да боз урыныннан кузгалды, шунсы мөһим! Ракия Садрый кызы менә нәрсәләр сөйләде:

 

– Дәресләрдә эш дүрт юнәлештә алып барыла: туган телдә иркен сөйләшергә, уй-фикерләрне төгәл һәм дөрес әйтеп бирергә өйрәнү; уку һәм язу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү; телнең теоретик базасын өйрәнү; халкыбызның мәдәнияте һәм тарихына мәхәббәт тәрбияләү.

 

– Төркемгә кемнәр йөри?

 

– Төркемдә төрле яшьтәге кешеләр, татар телен төрле дәрәҗәдә белүчеләр һәм бөтенләй белмәүчеләр бар. Шуны истә тотып, индивидуаль эш, төркемнәрдә эш төрләре үткәрү алымын еш кулланам. Әлбәттә, күренекле язучыларыбызның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә, халык авыз иҗатын өйрәнүгә игътибар ителә. Бусы аларга аеруча кызыклы. Бер уңайдан, иң актив йөрүчеләрне-укучыларымны атап китәсем килә: Исламова Әдилә, Мензуркин Даниял, Әюпова Гөлнара, Гатиятуллина Рәйлә.
Еш кына дәресләребездә Илдар хәзрәтнең катнашуы, акыллы киңәшләрен бирүе, туган телне белүнең әһәмиятен аңлатуы бик кирәкле һәм урынлы, – ди Ракия ханым.

 

Туган телне өйрәнергә кирәклеген күңеле белән тойган, үзләштеререгә теләгәннәр игътибар итсен: дәресләр һәр якшәмбедә 14.20 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!

 

Төрле яшь, төрле дәрәҗәдә туган телне белү һ.б. Болар, сүз дә юк, эшне бермә-бер катмарлаштыра. Әмма бернигә карамастан, игелекле- изге эшкә батырларча тотынган Ракия Төхвәтшинага сәламәтлек, дәресләренең максатына ирешүен, ә укучыларының артуын телибез!

 

Зәйфә Салихова.
Гөлнара Әюпова фотолары

Теләсәң, өйрәнеп була!
Теләсәң, өйрәнеп була!
Теләсәң, өйрәнеп була!
Автор:
Читайте нас