

Бәйрәм эчтәлегенә туры китереп искиткеч матур итеп бизәлгән залда чара шагыйрь сүзләренә татар халкының “Туган тел” гимны белән башланып китте. Бөтен зал басып җырлаган җыр һәммәсен бер дулкынга көйләде – өлкәннәр дә, балалар да гаҗәеп Тукай дөньясына чумды. Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рәсүл Корбан улы Гәрәев бөек шагыйрьнең туган көне белән котласа, муниципаль районың мәгариф бүлеге методисты Светлана Хатыйп кызы Гәрәева зур бәйрәм белән тәбрикләп, конкурста катнашачак балаларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Программаны алып баручы 8 нче мәктәпнең югары квалификацияле татар һәм башкорт телләре укытучысы Муллагалиева Әминә Мөхәммәт кызының 27 ел гына яшәп калган шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм гаять бай иҗаты белән таныштыруы җырлар белән үрелеп барды. Яраткан җырчыбыз Эльмира Маликова (баянда Валерий Гайнетдинов) , 8 нче мәктәпнең 3 нче класс укучысы Риана Даутова башкаруында җырлар күңелләрне күтәрсә, шушы ук мәктәптән 7 нче класс укучысы – рус кызы Александра Гончарова исә татар халкының “Су буйлап” җырын саф татарча, искиткеч моңлы башкарып, бөтен залны сокландырды. Сөбеханалла, талантлы җырчы үсә!
Ә аннары ... Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләү конкурсы башланды! Бәйге шартлары буенча,мәртәбәле жюри әгъзалары укучыларның әсәрне сәнгатьле укуын, башкару осталыгын, милли киемдә булу-булмавын бәяләде. Шәһәрнең балалар бакчаларыннан кечкенә кызларның чыгыш ясаулары ямь өстенә ямь өстәде. 23 нче санлы “Светлячок” балалар бакчасыннан Булатова Сафия (тәрбиячесе Айгөл Имангулова) беренче урынга лаек булды. (Сүз уңае әйтеп үтим, икенче-өченче урыннар алган, номинацияләрдә билгеләнгән балалар да исемнәрен атауга бик лаек, тик урын аз булу сәбәпле беренче урын яулаганнарны гына күрсәтергә мәҗбүрмен).
Жюри шәһәр-авыл мәктәпләреннән һәм Татар гимназиясеннән бәйгечеләрне аерым билгеләде. Кече звенода (1-4 нче класслар) беренче урынга 5 нче мәктәпнең (Приют бистәсе) 4 нче класс укучысы Шәрипова Азалия (ук. Гөлфия Ситдикова) һәм татар гимназиясеннән Хәбибрахманов Солтан (ук. (Рәсилә Музипова) лаек булдылар. Урта һәм өлкән звенолар арасында (5-10 кл.) беренче урынны Мәтәүбаш авыл мәктәбенең 8 нче класс укучысы Мөхәмәдиев Айгиз ( ук. Зинира Мөхәмәтҗанова), Приют бистәсеннән 16 нчы санлы мәктәпнең 7 нче класс укучысы Вахитова Эвелина ( укытучысы Гөлүзә Ишмөхәмәтова), татар гимназиясеннән 10 нчы сыйныф укучылары Габдрафикова Элиза (ук. Люзия Фаттахова) һәм Әхәт Галиәхмәтов (ук. Резеда Гыйззәтуллина) яуладылар. Без мактаулы II-III урыннар алучыларны да, номинацияләрдә җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз, әфарин балалар, дибез. Әлеге бәйгедә катнашуга балалар үзләре дә, ата-аналар, укытучылар да ифрат җаваплы караганнар. Балаларның күп ишетелгән генә түгел, шагыйрьнең сирәк яңгыраган шигырьләрен дә сөйләве мактауга лаек. Аларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына; милли киемнәренә; шигырь текстын яхшы итеп ятлауларына; дөрес, матур интонация белән сөйләүләренә сокланып бетәрлек түгел. Алар шулкадәр сөйкемле, матур, керсез күңеллеләр! Әйе, күңелне кырган нәрсәләр дә юк түгел, ул – дикция, ягъни күп кенә бәйгечеләрнең татарча шигырьне “русча” сөйләве. Юк, мин бу җәһәттән балаларны гаепләргә һич җыенмыйм, моның сәбәбе – ни кызганыч, туган телләрнең һәр җирдә, шул исәптән гаиләдә дә, кадере бетә баруында, аны кирәксенмәүдә. Аннары, туган телләр укытылган мәктәпләр күбәйсен иде дигән теләк тә күңелдә яши. Әгәр ата-аналар шушы теләкне күтәреп алсалар, әлбәттә, бу мөмкин эш.
***
Бәйрәмнең эчтәлеген баеткан тагын бер нәрсәгә тукталмасак, дөрес булмас. Ике иҗади коллектив Г. Тукайның әсәрләре нигезендә әдәби композиция күрсәттеләр. Мәтәүбаш мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Зинира Мөхәмәтҗанова) шагыйрьнең – “Аю мәҗлесе”н, ә 8 нче мәктәпнең “Арлекино” балалар театры (җит. Гөлшат Юлдашева) “Шүрәле” әкиятеннән өзек сәхнәләштерделәр. Балалар да, укытучылар да күп көч салганнар, шүрәлеләрнең костюмнары гына да уш китәрлек, чын шүрәле диярсең! Ике коллектив та беренче урынга лаек булды.
Балаларның һәркайсына Рәхмәт хатлары, татлы призлар тапшырылды,
8нче мәктәпнең башлангыч звеносы коллективының (директор урынбасары Абдуллина Олеся Айрат кызы) килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алуы, музыкаль бизәлеш (Анжела Әбүбакирова), жюриның гадел бәяләргә тырышуы, үзара фикерләшү-аралашу, җылы сүз, якты хис-тойгылар, истәлеккә фотога төшүләр – дуслыкның өзелмәс җепләре – бәйрәм бизәкләре булып җаннарга уелды.
Хәтердә син гел тересең –
Һич бетмәс көчең.
Мәңгелек саф чишмә сыман
Син безнең өчен.
Компетентлы фикер.
Светлана Гәрәева, жюри рәисе:
– Шәһәрнең 8 нче мәктәбендә төрле милләт балалары укый, аларның чарада катнашуы – күркәм күренеш. Ата-аналарга, конкурсны оештыручыларга, әлбәттә, балаларга зур рәхмәт. Быелгы конкурсның бер яңалыгы – ул һәрчак татар гимназиясе базасында үтә иде, ә быел аны 8 нче мәктәптә үткәрергә карар ителде, һәм монда да милли рух яшәве ачык күренде.
Галия Әхмәтшина:
– Фестиваль-конкурс югары дәрәҗәдә оештырылган. 8 нче мәктәптә дә мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде, чөнки монда бөтен шартлар бар, укытучылар, хезмәткәрләр иҗади эшли белә.
Ракия Төхвәтшина:
– Мәктәп хакимиятенең, директор Болих Йорданка Георгиевнаның игътибары зур икәне күренеп-сизелеп тора. Һәр елдагыча, татар гимназиясе укучыларының конкурста күпләп катнашуы
шатлыклы.
Зәйфә Салихова, жюри әгъзасы.
Олеся Абдуллина фотолары