Җәмгыять
23 Апреля , 07:30

Форумнар. Эшкә стимул алдык

20-21 апрельдә Мәскәүдә 3 нче Бөтенрусия "Кече Ватан - Русиянең көче" муниципаль форумы узды. Бу илнең җирле үзидарә органнары өчен елның төп вакыйгасы – форумда меңләгән шәһәр һәм район башлыклары, югары дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләре катнашлыгында эш нәтиҗәләрен анализлап муниципаль хезмәтенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.

Форумнар. Эшкә стимул алдыкФорумнар. Эшкә стимул алдык
Форумнар. Эшкә стимул алдык

Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча үткәрелә торган бу еллык чара Русиядә муниципалитетлар хезмәтен алга әйдәү һәм үстерүгә юнәлтелгән. Форумга Русия Федерациясенең 89 төбәгеннән муниципалитет вәкилләре килде. Башкортстан делегациясе катнашлыгында Бәләбәй муниципаль хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев һәм вәкилләр: Ольга Егорова, Сергей Пащенко, Татьяна Зубова, Лилия Юнусова, Игорь Борисов һәм Илһам Хөснутдинов бар иде.

 

Бөтенрусия саммиты кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Эшлекле программа панель дискуссияләрен һәм белем бирү лекцияләрен үз эченә алды. Тугандаш шәһәр форумында гуманитар һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды. Муниципаль җитәкчеләр шулай ук казанышлар күргәзмәләрендә һәм мәдәни фестивальдә катнаштылар.
Ил Президенты үзенең чыгышында, барлык дәрәҗәле хакимият органнары арасында муниципаль хезмәте халыкка иң якын булуын бәян итте.

 

– Төп вакыйга – Бөтенрусия Муниципаль "Хезмәт"премиясен тапшыру тантанасында Ил Президенты чыгыш ясады, катнашучыларны Җирле үзидарә көне белән котлады һәм муниципаль командаларның мөһимлеген ассызыклады", - диде район хакимият башлыгы Азат Альверт улы. –Бу форум фикер алышу урыны гына түгел, ә идеяләр чыганагы һәм эшчәнлек өчен стимул булып тора. Монда тупланган тәҗрибә безгә дә төбәгебездәге тормышны яхшыртуга юнәлтелгән яңа проектларны һәм программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәр дип ышанам.

 

Светлана Шириня

Автор:
Читайте нас