

Матәм җыелышында район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, хәрби комиссариат, ветераннар советы, Чернобыль афәтендә катнашкан вәкилләр, килгән кунаклар афәт нәтиҗәләрен бетерүдә үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен корбан иткәннәрне искә алды һәм Чернобыльчеләр һәйкәленә венок салды.
Әлегесе көндә Бәләбәй районында Чернобыль авариясен бетерүдә катнашкан 44 кеше яши. Аларның батырлыгы, фидакарьлеге киләчәк буынга үрнәк.
"Урал-батыр" милли-мәдәни сараенда да "Чернобыль. Кайгы һәм буыннар хәтере" дип исемләнгән чара үтте. Радиация таралуын булдырмаган корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңрак, бу коточкыч авариядә катнашкан ветераннарга медальләр тапшырылды, рәхмәт сүзләре һәм җылы яхшы теләкләр юлланылды.
Мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары һәм солистлары Чернобыль геройларына музыкаль һәм шигъри шәлкемнән торган концерт программасы бүләк итте.
Фәндүс Фәтхетдин.