

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы, проект инициаторлары һәм ике авыл советы башлыклары катнашлыгында районыбызда туризмны җанландыру максатында өч яклы килешү төзелде.
Знаменка һәм Үсән-Ивановка авыл советлары берлегендә экскурсия маршрутларын булдыру буенча рәсми документларга кул куелды.
Әлеге проект, район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев һәм Бизнес вәкилләренең катнашлыгында үткәрелгән «Эшкуарлык сәгатьләре»нең берсендә каралды.
– Хәзер эшкуарларга туристлар өчен күрсәтү объектлары һәм инфраструктура булдыру буенча этаплап эшләргә туры киләчәк. Чөнки, документта авыл биләмәләре территорияләрен төзекләндерү каралган һәм бердәм туристик киңлек булдыру буенча эшләнмәләр бар, – дип билдәләде муниципалитет җитәкчесе.
Светлана Шириня.
Хакимият фотосы.