

Изге эш моның белән генә тәмамланмады. Мәтәүбаш авылы халкы җыенда зур үскән, картайган һәм, авып, авария тудырырга мөмкин булган хәвефле агачларны кисеп, зираттан чыгару кирәклеге турында киңәштеләр. Моны, әлбәттә, белгечләр көче белән эшләргә кирәк. Бер шундый агачны кисү-чыгару 11 500 сумга төшә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен һәр йорттан 3 мең сум акча җыярга карар ителде. Бу акча белгечләр (агач кисүчеләр) хезмәтенә түләргә китәчәк.
– Хөрмәтле авылдашлар, бүгенге зур эшегез өчен рәхмәт! Зиратыбызны хәвефсез, төзекләндерелгән итү өчен акча җыюга да аңлап карарсыз, дип, дип мөрәҗәгать итте мәтәүбашлылырга авыл советы авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре.
Аллага шөкер, бу мәрхәмәтлек акциясен авыл кешеләре күтәреп алдылар, Саклык банкына оештыручы Гүзәл Фоат кызы исеменә акчалар килә дә башлады. Акча җыю 2026 елның 1 июненә кадәр дәвам итәчәк. Кушылыгыз, Мәтәүбаш, Аккаен, Аккүбәк, Акбасар халкы! Исәннәрнең – кадерен, мәрхүмнәрнең каберен белик, әрвахларның рухы шат булсын.
Сүз уңае, бүген Мәтәүбашта Дан (Хәтер) паркын тәртипкә китерү буенча өмә оештырыла.
Зәйфә Салихова.
Зөлфирә Адигамова фотолары.