

Иртә яздан, һава торышының тотрыксыз булуына карамастан, "Линда" агрофирмасы хезмәткәрләре язгы кыр эшләрен яхшы әзерлек белән каршыладылар: паркта булган барча техника, агрегат берәмлекләре җайга салынды, орлык культуралары чәчү мәйданчыкларына җитәрлек күләмдә барланды. Шул сәбәпле, авыл уңганнары районда беренчеләрдән булып җир эшкәртергә кереште һәм күп тә үтми, берьюлы ике трактор ярдәмендә бөртекле бодай һәм көнбагыш техник культураларын чәчә дә башладылар.
– Хуҗалыкта җәмгысе 1700 гектардан артыграк җир бар. Шуның 200-е пар җире. Каралган план буенча, эшкәртелгән башка җир мәйданчыкларына төрле орлык культуралары чәчәчәкбез. Алар барысы да элиталы югары сортлардан. Техника җитәрлек, моңарчы мөмкинчелек булганда техника паркын яңартып тордык. Ягулык-майлау материалларын булдыру мәсьәләләрен кыштан ук хәстәрләдек. Эшче коллективыбыз комплектланган. Һәммәсе дә үз хезмәтләрен югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Хезмәттәшләремә ихлас күңелемнән олы рәхмәтлемен, – ди хуҗалык директоры Данил Фәрхетдинов.
Баженово авылында яшәүче "Линда"лыларга сәфәр кылганда, табигать кочагын тагы да ямьләндереп, басу иңлекләре буйлап өч трактор гүләве яңгырап тора иде. Шуларның берсендә "филдәй" Кировец тракторын хезмәтләндерүче – Александр Кучук. Профессионал-механизаторның рәсми хезмәт кенәгәсенә 40 елга якын эш стажы теркәлгән.
– Быел тәү башлап 1 майда чәчүгә төшкән идем. Хезмәт көнем – иртә таңнан алып кояш баеганчыга кадәр дәвам итә. Ышандырып алган эш йөкләмәмне яхшы ният белән намуслы башкарам. Атна-ун тәүлек әйләнәсендә чәчү мәйданчыкларын иңләп-буйлап "йөзеп" чыгармын, дип уйлыйм. Үзем сәламәт халәттә килеш, шушы вакыт эчендә һава шартларының яңгырсыз булуын теләп йөрим. Аллаһ кушса, ашлык уңар! – диде Александр Владимирович.
Алдагысы көндә, хуҗалык уңганнары тырышлыгы белән көнбагыш, арпа, рапс орлык культуралары Ана-җир куенына индереләчәк. Туган ягын һәм авыл тормышын җаны-тәне белән сөйгән хезмәт алдынгыларына, шушы изге ният белән башлаган эшләренең мәнфәгатен көздән бай уңыш алып канәгатьлелек кичерүләрен, үзләре әйтмешли, булганына шөкер итеп, рәхим-шәфкатьле булуларын теләп калабыз!
"БХ" белешмәсе: МР хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматләре буенча, бүгенгесе көндә язгы чәчү эшләре планга карата район буенча 20 проценты (26680 гектарның 5380-е)башкарылган. Шуның, бөртекле-кузаклы культуралар (бодай, арпа, солы, борчак, ясмык(чечевица)) 15491 гектарының 2822-се, ә техник культуралардан (көнбагыш, рапс) 10805 гектарының 2598-е чәчелгән.
Фотода Данил Фәрхетдинов һәм Александр Кучук
Фәндүс Фәтхетдин, автор фотолары