Җәмгыять
15 Май , 06:26

Автомобиль урлап маташканнар

Бәләбәй районында ВАЗ-2107 автомобилен урларга маташкан 3 яшьүсмер тоткарланган.

Автомобиль урлап маташканнарАвтомобиль урлап маташканнар
Автомобиль урлап маташканнар

Полициягә 29 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар тәртип бозучыларны тиз ачыклаган. Алар 3 балигъ булмаган бала булып чыкты. Аларның икесенең моңарчы хокук белән проблемалары булуы ачыкланды.
Яшьүсмерләр бикләнмәгән автомобильне күргәннәр һәм башта аннан кыйммәтле әйберләрне урларга теләгәннәр. Ләкин, иң элгәре аңа утырып йөреп карамакчы булганнар, әмма алар кабыза алмаган. Кабызу нияте белән машинаны 200 метр чамасы этеп барганнар. Алай да барып чыкмагач, яшьүсмерләр аны ташлап киткәннәр.
Транспорт чарасын урлау максатыннан башка хокуксыз тартып алу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. телефоне доверия МВД по РБ 8 (347) 279-32-92

Автор:
Читайте нас