Җәмгыять
15 Мая , 06:42

Бәләбәй кешесе урлашуда гаепләнә

Җинаять эше Бәләбәй шәһәр судында каралачак.

Бәләбәй кешесе урлашуда гаепләнәБәләбәй кешесе урлашуда гаепләнә
Бәләбәй кешесе урлашуда гаепләнә

Бәләбәйдә яшәүче 43 яшьлек ир-егет урлашып җинаять кылуда гаепләнә.
Башкортстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, узган елның декабрендә ир-егет танышында кунакта була. Гаепләнүче, хуҗа-хатынның йоклап китүеннән файдаланып, дрель-шуруповёрт, акустик колонка (җәмгысе 37 мең сумлык күләмдә) урлаган. Моннан тыш, ул шул ук өйдән дәүләт бүләге – Батырлык орденын чәлдергән.

 

Җинаятьче үз гаебен таныган. Моңа кадәр дә ул тиңдәшле хокук бозулары өчен хөкем ителгән булган.

Автор:
Читайте нас