Җәмгыять
19 Мая , 10:28

Милли проект Бердәмлек һәм гаилә тамырлары бәйрәме

Аксаково авылында ел саен күркәм йолага әверелгән «шәҗәрә бәйрәме» үткәрелә. Халык-ара гаилә көне алдыннан, Аксаково авылы китапханәсе үз ыру тамырларын кадерләүчеләрне һәм үз тарихы белән кызыксынучыларны кунакка чакырды.

Милли проект  Бердәмлек һәм гаилә тамырлары бәйрәмеМилли проект  Бердәмлек һәм гаилә тамырлары бәйрәме
Милли проект Бердәмлек һәм гаилә тамырлары бәйрәме

Быел бәйрәм геройлары булып дүрт гаилә: Хәкимовлар, Ивлевлар, Николаевлар һәм Кучкаровлар булды. Аларны туган якка мәхәббәт кенә түгел, бай мәдәни мирас та берләштерә, чөнки һәр гаилә үзенең уникаль милләтен – татар, рус, чуваш һәм башкорт милләтен тәкъдим иттеләр.

 

Матур милли киемнәр кигән гаилә вәкилләре, ата-бабаларының тарихы белән горурланып уртаклаштылар, буыннар алмашынуы турында сөйләделәр, үзләренең шәҗәрә агачларын һәм видео-презентацияләрен күрсәттеләр.

 

Һәр катнашучының «Минем нәселдәге агач» дип исемләнгән экспозиция белән таныштыруы кичәнең бизәге булды. Анда борынгы әйберләр, күз явын алырлык кул эшләре, Рәхмәт хатлары, вакыт узу белән саргайган фотосурәтләр һәм, әлбәттә, һәр йортның җылысын һәм кунакчыллыгын символлаштырган хуш исле гаилә ризыклары белән гыйбәрәт булды.

 

Бай рухлы кичә дәвамында кунаклар рәхәтләнеп дуслык хороводы башкарды, җырлар, шигырьләр сөйләде, матур һәм изге теләкләр белән уртаклашты. Мавыктыргыч уеннар, конкурслар һәм табышмаклар кичәне тагы да ямьләде генә, ә истәлеккә фотога төшүләр һәм бүләкләр алу күңелләрне сөендерде.

 

Регина Иванова.
Китапханә фотолары

Милли проект  Бердәмлек һәм гаилә тамырлары бәйрәме
Милли проект Бердәмлек һәм гаилә тамырлары бәйрәме
Автор:
Читайте нас