

– Әссәламу,алейкум, Илдар хәзрәт.
– Вә,алейкумассәлам.
– Әйтегез әле, Корбан гаете нидән гыйбәрәт?
– Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббил-гааләмиин. Әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн.
Зөлхиҗҗә ае – дүрт харам айларның берсе булып санала. Өчесе – рәттән килә: Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррам, ә берсе – Раҗәб ае – аерым. Бу айлар Раббыбыз каршында олуг айлар булып тора. Аларда изге гамәлләрне тагын да арттырып, гөнаһ һәм золым кылудан тыелуда зуррак тырышлык күрсәтергә кирәк.
Зөлхиҗҗә ае бигрәк тә мәртәбәле. Исеменнән билгеле булганча, бу хаҗ ае, ә хаҗ – Ислам динебезнең бер нигезе. Бу айда корбан чалынып, Корбан гаете уздырыла.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Зөлхиҗҗәнең беренче 10 көне турында болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә бу 10 көндә кылынган изге гамәлләрне башка көннәрдә кылынган гамәлләргә караганда күбрәк сөя». Шуңа күрә аларда еш кына тәһлил («Ләә Иләәһә Илләллаһ»), тәкбир («Аллаһу әкбәр») һәм тәхмид («Әлхәмдүлилләһ») сүзләрен әйтегез».
Әлбәттә, иман әһеле бу форсаттан файдаланып, бу көннәрдә күбрәк өстәмә намазлар укыр, ураза тотар, Раббысын зикер итеп, сәдака биреп, башка изгелекләрен дә арттырыр.
Бу көннәрдә, Аллаһы ризалыгына ирешү нияте белән мөселман кешесе тарафыннан кылынган тагын бер олы гыйбадәт – корбан чалу. «Корбан», дип гыйбадәтнең үзенә дә, чалынасы хайванга да әйтелә, мәгънәсе шушы изгелегең аша Раббыңа якынаюны аңлата.
Корбан чалу турында Аллаһы Тәгалә «әл-Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә болай дип әйтә:
«Раббың өчен намаз укы һәм [Аның исеме белән] корбан чал».
«Әл-Кәүсәр / Муллык», 108:2
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Корбан гаетенең беренче көнендә Аллаһы Тәгалә хозурында корбанлык каны агызудан да сөеклерәк эш юктыр. Хисап көнендә бу хайван мөгезләре, тояклары һәм тиресе белән килеп басар (изге гамәл буларак). Корбанлыкның каны әле җиргә тамганчы ук, ул Аллаһы тарафыннан кабул ителер. Шулай булгач, бу эшне куаныч-сөенеч белән башкарыгыз!»
– Шәригать кануннары буенча, кемгә корбан чалу тиешле һәм ул кайсы вакытта башкарылырга мөмкин?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча түбәндәге сыйфатларга ия булган кешегә корбан чалу вәҗиб (тиешле) була: мөселман булган, үз акылында булган, балигълыкка ирешкән, сәфәрдә булмаучы (ягъни бу көннәрдә ул мосафир түгел) һәм мөмкинлеге булган кеше, ягъни корбан чалынасы көннәрдә мал-мөлкәте нисаб күләменә ирешкән (595 гр көмеш яки 85 гр алтын эквивалентында акчасы бар ) кеше .
Хәдистә болай диелә: «Корбан чалырга мөмкинлеге була торып, корбан чалмаган кеше безнең намаз кылу урыныбызга (мәчетебезгә) якын килмәсен!»
Корбан чалу гыйбадәте махсус билгеләнгән вакытта үтәлергә тиеш. Бу вакыт Корбан гаетенең 1 нче, 2 нче һәм 3 нче көннәрен үз эченә ала.
Гает намазы укылган шәһәрләрдә һәм авылларда корбанлыклар Намаздан соң чалына. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Бу көнне (гает көнне) без иң башта бәйрәм намазын кылырга, аннан соң кайтып, корбаннарыбызны чалырга тиеш. Шулай иткән кеше сөннәтебезне үтәгән булыр. Кем дә кем корбанлык хайванын бу вакыттан иртәрәк чалса, аныкы гаиләсенә иткә, дип чалынган гадәти сугым гына булып калыр».
– Корбан итеп чалырга рөхсәт ителгән һәм рөхсәт ителмәгән хайваннарны санап үтсәгез иде икән?
– Корбан итеп чалынырга бары тик киләсе хайваннар яраклы:
1. 5 яшьтән дә ким булмаган дөя.
2. Сыер яки буйвол – кимендә 2 яшьлек.
3. Сарык (куй) яки кәҗә – ким дигәндә 1 яшьлек.
Әгәр дә 6 айлык сарык 1 яшьлек сарык кебек зур һәм симез булса, андый сарык та корбанлыкка рөхсәт ителә.
Корбанлыкка дигән хайваннар сау-сәламәт, таза булырга тиеш, алар яхшырак, камилрәк булган саен хәерлерәк.
Корбанлыкның кайбер җитди булмаган кимчелекләре булырга мөмкин: мөгезе бераз кителгән (сынган), берничә теше бозылган, бераз гына аксаклый торган.
Ләкин хайванны корбан өчен яраксыз иткән кимчелекләр дә бар, алар:
1. Күз зәгыйфьлеге: 1 яисә 2 күзе дә сукыр булса яки бөтенләй булмаса.
2. Күренеп торган чире булса.
3. Корбан чалына торган җиргә барып җитмәслек дәрәҗәдә аксак булса.
4. Нык ябык (арык) булса.
Бу хакта Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйткән: «Корбанга чалынасы хайван 4 төрле кимчелектән ару булырга тиеш: ачык аксаклык, дөм сукырлык, аермачык беленеп торган авырулар, җелекләре корыр дәрәҗәдә арык, хәлсез булу».
Шушыларга таянып, галимнәр кыяс (чагыштыру) юлы белән башка төрле кимчелекләрне дә билгеләгәннәр: күпчелек тешләренең коелган булуы, тумыштан ук колаксыз булу, җилене киселгән булу, борыны киселгән булу, колак һәм койрыкның өчтән бер өлешеннән артыгы киселгән булу, күзләре тонык, томанлы булу. Печелгән хайваннарны исә корбанга чалу ярый.
– Ә нинди хайван ничә кеше исеменнән чалына?
– Сарык белән кәҗәләр 1 генә кеше исеменнән чалына ала. Дөя, сыер яки буйволга 7 кешегә кадәр җыелыша алалар. Һәм бу кешеләрнең барысының да малны корбан итеп чалу ниятендә булуы шарт, ит өчен дигән ният белән түгел.
Корбан итен кешеләргә таратырга да, үзеңә калдырырга да була. Иң хәерлесе – аны 3 өлешкә бүлү: 1 өлешен туганнарга, күршеләргә, дусларга бирү; 2 нче өлешен фәкыйрь һәм мохтаҗларга (мәсәлән, садака итеп мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә) бирү һәм 3 нче өлешен үзеңә калдыру.
Корбан итен мөселман булмаган кешеләргә дә күчтәнәч итеп бирергә ярый.
Корбан итеп чалынган хайванның итен сатарга яисә итчегә (чалып бирүчегә) түләр өчен кулланырга ярамый.
Мөселман кешесе чисталыкка да зур игътибар бирә. Чалудан соң калган тиреләрне һәм хайванның башка әгъзаларын теләсә-кайда ташламыйча, махсус урыннарга илтергә яки бер урынга күмеп куярга кирәк.
– Чалынган малның ите хәләл булсын өчен нишләргә тиешбез?
Чалучы кеше мөселман булып, чалганда Аллаһы Тәгалә исеме искә алынырга (ягъни «Бисмилләһ» дияргә) тиеш.
Бугазлау процессында хайванның тын юллары, аш юлы һәм 2 муен тамыры киселүе шарт.
Хәзрәти Әнәс радыяллаһу ганһе риваять кыла: «Мин Расүлебезнең мөгезләре сау булган аксылрак төстәге 2 тәкәне корбан итеп чалганын күрдем. Ул, бер аягы белән хайванны кысып, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» сүзләрен әйтте дә, кулындагы пычагы белән тәкәнең бугазына ышкып җибәрде».
Малны бугазлау урынына сыйпаштыргалап, ипләп кенә алып килү, кулга яхшылап үткенләнгән пычак алып, малны йөзен кыйблага каратып, кабаланмыйча, калтыранмыйча, ышанычлы хәрәкәтләр белән бугазын кисү күздә тотыла.
Мал каршында пычак кайрау, бер хайванны икенчесенең күз алдында бугазлау, шулай ук корбанлыкны сугым урынына тартып-сөйрәп алып килүләр бер дә килешми торган мәкруһ гамәлләрдән санала. Суелган мал тәмам тынганчы тиресен туный башлау шулай ук мәкруһтыр.
Мал кем исеменнән чалынса, иң яхшысы шул ир-атның үз куллары белән чалуыдыр. Инде үзе чалмый икән, кимендә шунда булып, карап торуы мөстәхәб.
Корбан чалуның асыл максаты – хайванны богазлау түгел, чөнки чалынган хайваннарның ите дә, каны да Аллаһыга барып җитми. Аның моңа ихтыяҗы юк. Ул барлык кимчелекләрдән пакь. Ләкин ихласлык, савапка өмет һәм саф ният Аллаһыга барып ирешә. Моны ачыклап, Аллаһы Тәгалә мөселманнарны корбан чалуны Аллаһы ризалыгы өчен ихлас күңелдән кылырга чакырды:
«Аларның итләре дә, каннары да Аллаһыга ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә. Сезне һидаятькә ирештерде дип [«Аллаһу әкбәр» диеп] Аллаһыга тәкбир әйтүегез өчен Ул аларны сезгә буйсындырды. [Расүлем!] Күркәм гамәл ияләрен сөендер».
«Әл-Хаҗ», 22:37
Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә мөбарәк Зөлхиҗҗә айларында чалыначак корбаннарыбызны, кылган изгелекләребезне кабул кылсын. Барчаларыбызга ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен, бәла-казалардан, кайгылардан имин кылсын. Әмин.
– Әмин. Әңгәмәгез өчен рәхмәт, хәзрәт! Аллаһ Тәгалә бездән һәм барча мөселман бәндәләреннән разый-бәхил була күрсен!