

Авыл табибларында, эш үзенчәлеге аркасында, «эш көне ахыры» дигән төшенчә юк. Чөнки, тормышта беренчел медик-санитар ярдәм иң кирәклесе булып тора. Алар үз карамагындагы халыкка кайчак ялсыз һәм бәйрәмсез һөнәри ярдәм күрсәтәләр. Авылда, нигездә, даими кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр яши бит.
– ФАПның эш шартлары һәм җиһазланышы яхшы. Авыл кешеләренә дә биредә хезмәтләндерелү бик охшый. Шаровкада бүген 250 дән артык кеше яши. Халык, кызганычка каршы, картая бара – 90га якын пенсионер, алар арасында ялгыз яшәүчеләр дә бар. 60 тан артык бала һәм яшьүсмер. Икенче ел учет журналында яңа туган балалар турында язмалар юк. Шуңа да карамастан, авыл фельдшерының эше күп,– дип уртаклашты Гөлчәчәк Рәвил кызы.
Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә яшь кадрларга ихтыяҗның актуаль булып калуын хәбәр иттеләр. Биредә сәламәтлек саклау учреждениеләренә белгечләр җәлеп итү бурычын «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» федераль программалары уңышлы үтәлер дип өметләнәләр. Аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча Башкортстан Русиянең топ-5 төбәгенә керә. 2025 елда әлеге программалар буенча республикага 338 белгеч җәлеп ителде, 2026 елга план – кимендә 126 белгеч.
Белешмә: 2025 елда Башкортстан Республикасында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында 137 модуль конструкция урнаштырдылар. Шуларның 120 дән артыгы ФАПларга туры килде. Бәләбәй районында 2025 елда 3 яңа ФАП файдалануга тапшырылган: Надежда, Знаменка, Родники авылларында.
Светлана Шириня
Бәләбәй үзәк район хастаханәсе фотолары