

Агрофирма җитәкчесе Данил Фәрхетдинов әйтүенә караганда, һава шартларының яхшы торышта булуы, механизаторларның фидәкарь тырыш хезмәтчәнлеге һәм хуҗалыктагы барча техникаларның, һәм агрегат берәмлекләренең төзек булуы аркасында, быелгы чәчүне планлаштырган вакыттан иртәрәк башкарып тәмамларга камачаулык итмәде.
"Линда" авыл хуҗалыгының алдынгы механизаторы Евгений Самойлов, быелгы чәчү кампаниясендә дә ал-ял белми көч һәм тир түгүчеләрнең берсе булды. Арпа, көнбагыш, рапс кебек орлык культураларын байтак чәчү мәйданчыклары җирләренә индерде ул.
– Тумышым белән мин Семенкин авылыннан. Бүгенгедәй хәтеремдә, механизатор вазыйфасында "Авангард" колхозына тәү башлап аяк баскан чагым, – диеп искә алды, Евгений Петрович. – Кадерле СССР туздырылып, дөньяның асты-өскә килгән заманаларда, әллә Себергә вахта эшенә чыгып караргамы, дигән уйлар булды ул булуын. Әмма, халык әйтмешли, "кайда туганмын – шунда яраганмын!" Әлбәттә, тормыш үзенекен итә, тик аңардан үкенеч табарга кирәк эш түгел ул, киресенчә, язмышка һәрчак рәхмәтле була белергә кирәк! Аллаһыга шөкер, барыннан да канәгатьмен! Яраткан гаиләм – хәләл җефетем Ирина Владимировна һәм сөекле улым белән кызым, күңел биреп башкарган эшем бар! – дип өстәп куйды, үрнәкле механизатор.
Шушы вакытта, хезмәт сөйгән белгеч Е.Самойлов үзе "йөгәнләгән" махсус агрегатлы МТЗ-82.3 тракторында туган җире басуларына рапс техник культурасын чәчә. "Юнона" исемле бу гибрид сортлы орлык, көзгелеккә мул уңыш бирер әле, дигән өметтә без дә калабыз. Амин!
"БХ" белешмәсе: МР хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматләре буенча, бүгенгесе көндә язгы чәчү эшләре планга карата район буенча 83 проценты (26680 гектарның 22100-е)башкарылган. Шуның, бөртекле-кузаклы культуралар (бодай, арпа, солы, борчак, ясмык(чечевица)) 15491 гектарының 11500-е, ә техник культуралардан (көнбагыш, рапс, лён, соя) 10805 гектарының 10150-е чәчелгән.
Фотода Е.П.Самойлов һәм аның "корыч аты" нда чәчү мизгеле.
"Бәләбәй хәбәрләре" редакторы Фәндүс Фәтхетдин, автор фотолары.