Җәмгыять
22 Мая , 08:00

Җыелып алдык әле

Киңәшле эш таркалмый дигән мәкальне  күз уңында тотып, Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлеге идарәсе әгъзалары чираттагы утырышына җыелды һәм бергә киңәшләшүне таләп иткән, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Җыелып алдык әлеҖыелып алдык әле
Җыелып алдык әле

Җыелыш күңелле башланып китте. Хезмәт ветераны, Бәләбәй татарлары хәрәкәте активисты Роза Габдрахмановага шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Шат күңелле, юмарт, һәркемгә карата игътибарлы,  шушы еллар дәверендә бик күп изге эш-гамәлләр башкарган Роза апабызны котлап, җыелышта катнашучылар аның бүген дә яшь калуына сокланып,  бик күп җылы сүзләр әйттеләр, ә  бүлек җитәкчесе Рәсүл Гәрәев аңа  Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Русиядә  – Халыклар  бердәмлеге елы, ә республикабызда Зур һәм тату гаилә елы барганга күрә, һәр төбәктә, шул исәптән бездә дә, милләтара дуслыкны ныгыту, гаилә абруен күтәрү максатында байтак чаралар уза, шәһәр-район басмасында әлеге темаларга багышланган мәкаләләр, сурәтләмәләр чыгып тора. Быел сабантуйда һәр милләттән (башкорт, рус, татар, мари, чуваш, украин һ.б.) лаеклы гаиләләрне халык алдына чыгару, аларны  бүләкләү зур җыенның  күркәм бизәге булачак. Бүлек җитәкчесе Рәсүл Гәрәев шушы хакта җиткерде һәм  әзерлек  алып барырга кирәклеген белдерде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина лаеклы татар гаиләләренә багышлап (ә алар бездә барлар, ничек кенә барлар әле!), көзгә якта бер матур чара үткәрү турында да тәкъдим ясады. Тәкъдим бертавыштан хупланды.

Җыелышта катнашучы Илдар Галиев БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, БР татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе З.Ә. Хәкимовның  2026 елның июлендә Уфада “Бердәмлектә – көч!” республика форумы уздырылачагы турындагы муниципаль берәмлекләр хакимиятләре башлыкларына хатын укып ишеттерде.

Идарә әгзалары 27 майда Корбан бәйрәме уздырылу; туган телнең үгисетелгән булып яшәве, нәтиҗәдә мәктәпләрдә туган телләр дәресләренең тагын да азайтылуы; “Бәләбәй хәбәрләре”, “Тулпар” матбагаларына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу; Русия һәм татар авыллары сабантуйларында катнашу һ.б турында бәян иттеләр. Муниципаль район имам-мөхтәсибе Илдар Галиев тарихи мәчет парковкасына акча җыю мәсьәләсен кузгатты, әле 350 мең сумга якын бурыч бар, барча милләттәшләр, дуслар берәр меңнән күчерсә дә, бурыч капланыр иде. Яхшыга өмет итик.

Идарә әгъзасы З. Салихова халкыбызга рәхмәтле булып, заман нинди булганда да, гади халык изге күңелле, юмарт булып калуын игътибарга алды.Бүгенге көндә күпләр МХОдагы яугирләргә  рухи, матди һәм акчалата ярдәм күрсәтә, урындагы башлангычларга ярдәм прогораммасында, төрле ярдәм акцияләрендә катнаша,  үз төбәген төзекләндерү өчен тырыша.  Халык –зур ул, көчле ул.

 Җыелышны бүлек җитәкчесе Рәсүл Гәрәев алып барды, сәркәтип Флүр Яһудин.

Бергә җыелу күңелләрне якынайта, эшкә дәртләндерә. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!  

Зәйфә  Салихова.

Рүзил Биктаһиров фотолары.   

Җыелып алдык әле
Җыелып алдык әле
Җыелып алдык әле
Җыелып алдык әле
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас