Җәмгыять
23 Мая , 10:00

Беренче тапкыр

15-17 май көннәрендә Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина (рәхмәт яугыры!) тырышлыгы белән беренче тапкыр әлеге оешма әгъзалары өчен Казанга экскурсия оештырылды.

Беренче тапкырБеренче тапкыр
Беренче тапкыр

Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында булу, “Башмагым” музыкаль спектаклен карау,  Казан һәм Кремль буенча экскурсияләр, Изге Болгар җыенында катнашу, татар конгрессында  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрис кызы, конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашында  җылы очрашу Башкортстан кунаклары күңеленә хуш килгән.

  – Программа бик бай булды. Мәркәбез үзе, очрашу вакытында тәҗрибә уртаклашу, фикерләшү, җыенда булу рухи көч, илһам өстәде. Сау-сәламәт булып, эшне дәртләнеп дәва итәргә язсын, – дип тәэсоратлары белән уртаклашты Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Галия ханым Әхмәтшина.

Әйткәндәй, мондый чараны ел саен оештырырга ниятләнә.

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас