Җәмгыять
26 Мая , 10:00

Бәләбәйдә балаларның юл хәвефсезлеге буенча кампания башланды

Башкортстанда «Рульгә утырма, малай!» дип аталган яңа социаль кампания башланды. Бу хакта Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. Башлангыч җәмәгатьчелек игътибарын балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү проблемасына юнәлтүне максат итеп куя.

Бәләбәйдә балаларның юл хәвефсезлеге буенча кампания башландыБәләбәйдә балаларның юл хәвефсезлеге буенча кампания башланды
Бәләбәйдә балаларның юл хәвефсезлеге буенча кампания башланды

 Кампаниянең исеме милли төсмергә ия: татар теленнән «малай» сүзе «ир бала», «үсмер» дигәнне аңлата. «Рульгә утырма, малай!» гыйбарәсе  – балаларны транспорт чаралары белән идарә итәргә юл куймаска чакырган туры һәм аңлаешлы мөрәҗәгать.

 Быелгы статистика борчу тудыра: республика буенча 16 яшькә кадәрге яшь йөртүчеләр катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның:

  • 13 очрагы мототранспорт белән идарә итүгә бәйле; 
  • 1 очрак — автомобиль белән идарә иткәндә булган.

 Төп проблема  –  яшүсмерләрнең һәм аларның әти-әниләренең хәвеф һәм гамәлдәге закон чикләүләре турында җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмавы.

 Кампания кысаларында:

  • юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен аңлату чаралары; 
  • әти-әниләр өчен массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта мәгълүмати акцияләр үткәрү ниятләнә.

Башлангычның максаты  –  проблемага игътибар җәлеп итү генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларга балаларның гомерен һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итүче кагыйдәләр һәм законнар турында искә төшерү дә.

 Регина Иванова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас