Җәмгыять
7 Июня , 08:00

308 ел тәртип сагында

5 июньдә Русия полициясе оешуына 308 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегендә медицина көллиятенең беренче курс студентлары белән Батырлык дәресе узды.

308 ел тәртип сагында308 ел тәртип сагында
308 ел тәртип сагында

Очрашу илсөярлек һәм гражданлык җаваплылыгы дәресе булды. Студентлар алдында  хәрби һәм хезмәт тәҗрибәсе бай милиция ветераннары: Чечен сугышында катнашучылар Петр Голубков һәм Федор Ермолаев, шулай ук Әфган сугышында катнашкан, хәзерге вакытта «Хәрби тугандашлык» Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рим Баһманов чыгыш ясадылар.

Ветераннар яшьләр белән  хезмәтләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Алар хезмәт бурычларын үтәгәндә очраган катлаулы хәлләр, дуслык һәм үзара ярдәмләшү, антка тугры булуның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр. Аларның тарихлары студентларда тирән тәэсир калдырды.

Очрашуны Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Төхвәтшин дәвам итте. Ул студентларның игътибарын хәзерге заманның көнүзәк хәвефләренә: экстремизм һәм терроризм куркынычына, мошенникларның эш алымнарына һәм алардан саклану ысулларына, шулай ук хокукка каршы гамәлләргә каршы торуда уяулык һәм гражданлык позициясенең мөһимлегенә юнәлтте.

 Рөстәм Рамил улы ассызыклаганча, җәмгыятьнең иминлеге хокук саклау органнары эшенә генә түгел, һәр гражданның аңына да бәйле.

Очрашу Полиция музеена экскурсия белән тәмамланды. Студентлар Бәләбәй милициясе тарихы белән таныштылар, аның үсешенең төрле этапларын чагылдырган экспонатларны күрделәр.

Регина Иванова. Г. Сафина фотолары.

 

308 ел тәртип сагында
308 ел тәртип сагында
308 ел тәртип сагында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас