

Кичә Бәләбәй шәһәренең Башкорт гимназия-интернатында беренче тапкыр, бу указга ярашлы, «Урал батыр» көненә багышланган тарихи чара югары дәрәҗәдә узды. Безнең республикада, мөгаен, хәзер инде бөтен дөньяда да («Ай Йола» төркеменә рәхмәтлебез), үлемсез башкорт эпосы турында белмәгән кеше сирәктер. Чөнки «Урал батыр» – хикәят кенә дә, иң борынгы әсәр генә дә түгел. Бу шигъри елъязма, анда башкорт халкының кыйммәтләре һәм рухы, изгелекнең явызлыкны җиңүенә ышанычы, хыяллары чагылдырылган. Буыннан-буынга, телдән-телгә тапшырыла килгән ул, ә инде 1910 елда фольклорчы Мөхәмәтша Буранголов аны ике курайчы чәчән - Габит Аргынбаев белән Хәмит Әлмөхәмәтовтан язып алган. Урал батырның һәм аның токымнарының изге эшләре онытылмый. Ул онытыла да алмый.
Бәйрәмне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган. Нәкъ Башкорт гимназия-интернатында башкорт телен өйрәнүгә, телгә хөрмәт тәрбияләүгә, халыкның рухи, мәдәни мирасын саклауга, шул исәптән халык эпосын өйрәнүгә зур игътибар бүленә.
Беренче рәсми бәйрәмгә – «Урал батыр» эпосы көненә абруйлы кунаклар: район Советы секретаре Артур Садыйков, районның Социаль үсеш идарәлегенең мәдәният бүлеге начальнигы Регина Хәбетдинова, Бәләбәй районы башкортлары корылтае рәисе Радмир Хайруллин, режиссер һәм шагыйрә Валентина Пашина, «БИ - БХ» гәзите журналистлары, язучы һәм шагыйрәләр Любовь Иванова белән Зәйфә Салихова, Бәләбәй районының мактаулы гражданы Салих Хәйруллин, Мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Лилия Даутова килделәр.
Чара гимназия-интернат директоры Дилбәр Фәтхетдинованың җыелганнарга сәламләү сүзе белән башланып китте. Аннары сүз кунакларга бирелде.
– Бу гади бәйрәм гына түгел, ә мәдәниятебезнең гасырлар төпкеленнән килгән чыганакларына кагылу, гасырлар буена ата-бабаларыбыз саклаган кыйммәтләрне искә төшерү һәм күп буыннарның рухи мирасына әверелгән мәңгелек ижатка хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә, – дип билгеләде чыгышында Артур Садыйков. - Урал батырның каһарманлыгы безне, үз-үзеңне корбан итү – чын бөеклек, ә ил һәм аның халкы белән бердәмлектә – көч, дип өйрәтә. Урал варислары үткән гасырлардагы бөек тарихи вакыйгаларның үзәгендә торган, Бөек Ватан сугышында алышкан, хәзер исә безнең батырлар махсус хәрби операциядә катнаша, Туган илен саклый, хәрби бурычын үтәгәндә батырлык күрсәтә.
Артур Марат улы шулай ук яшь буында үз халкына һәм аның иҗатына, бөек әсәрләргә сөю тәрбияләгәннәре өчен бер төркем ана теле укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырды һәм район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев исеменнән бәйрәм белән котлады. Гимназия-интернатның алдынгы укытучылары аның кулыннан район хакимиятенең Рәхмәт хатларын алды.
- Урал батыр эпосында халкыбызның асылы, тормыш мәгънәсе, мәдәнияте, тарихы, холык-гадәтләре чагылыш тапкан, - диде чыгышында Регина Хәбетдинова. - Бүгенге чара ул бәйрәм гына түгел, тамырларыбызга кайту, милли үзенчәлегебезне барлау һәм киләчәк буыннарга җиткерү мөмкинчелеге дә. Безнең бурычыбыз – бу бөек эпосыбызны яшләргә күрсәтү, мәгәнәсен аңлату һәм рухи кыйммәтләрне саклау. Максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм иткән укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Регина Рәдис кызы үз чиратында актив эшләгән укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләү тантанасын Бәләбәй районы башкортлары корылтае рәисе Радмир Хайруллин дәвам итә. Любовь Иванова мәртәбәле бәйрәмгә чакырганнары өчен гимназия-интернат коллективына рәхмәт белдерде һәм йәдкәр- башкорт һәм рус телләрендә чыккан «Урал батыр» китабын бүләк итә.
Чара башланганда үлемсез әсәрнең тәүге юллары яңгырады. Алып баручылар Зүлия Исламова һәм Эдуард Агишев, кобаердан өзекләр укып, тамашачыларга мөрәҗәгать итте.
Фатиха бир безгә, Урал батыр!
Яхшылыкка илтсен ак юллар.
Җиребезгә сәгадәт, бәхет килер,
Без бергә һәм бердәм булганда.
«Ләйсән» башкорт җыры халык ансамбленең (җитәкчесе Нәзирә Фәрхетдинова) ачык костюмнарда һәрчактагыча эчкерсез, соклангыч итеп башкарган «Башкорт теле» җыры башка истә калырлык чыгышларга башлангыч салды. «Дәрман» курайчылар ансамбленең (җитәкчесе Эдуард Агишев), Үзәк мәдәният сараеның «Алтынай» фольклор ансамбленең (җитәкчесе Светлана Вәлиәхмәтова), ялгыз башкаручылар Ульяна Захарова, Әминә Идиятуллинаның чыгышлары да шундый ук ачык бизәк булды. 8 сыйныф укучысы Сафия Иргалинның эпостан илһамланып өзек укуы тамашачыларга бик окшаны. Ул «Урал батыр» эпик әсәрен башкаручыларның һәм чәчәннәрнең XXVIII төбәк-ара конкурсында Бәләбәй районы данын уңышлы яклады. Сафия эпосның 800 юлын ятлаган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә дастан дөньяның 13 теленә тәрҗемә ителгән, ә безнең бәйрәмдә аны укучылар дүрт телдә - башкорт, рус, татар һәм инглиз телләрендә сөйләде.
Бәйрәм җиде башкорт ыруы вәкилләренең сәхнәгә чыгуы, ыруын, агачын, кошын атавы белән тәмамланды. Тап алар яхшылык һәм тынычлыкның символик утларын кабызды.
Шулай ук тарихи вакыйгада катнашучылар гимназия-интернат укучыларының эпоска багышланган сурәтләр күргәзмәсен, фетинг техникасы буенча башкорт орнаментларын киездән эшләү (Любовь Карпова), Дим буенда яшәгән башкорт хатын-кызларының баш киеме – челтәр чигү (Нәзирә Фәрхетдинова) буенча осталык дәресләрен кызыксынып карады. Яшь рәссамнар Полина Хәсәнова белән Виталина Гладкованың эпостан үзләренә ошаган күренешләрне, геройларны төшерүләре дә игътибарны җәлеп итте.
«Урал батыр» эпосы көне башкорт халык ижаты һәм мәдәниятен сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Зөлфия Гарифуллина
Динар Минәҗев, автор фотолары