

Быел республика бюджетыннан 600 млн сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән. Алар юлларны ремонтлаудан һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүдән алып мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрен җиһазландыруга кадәр төрле инициативаларны гамәлгә ашыруга тотынылачак. Конкурс шартлары буенча проектларны муниципалитетлар финанслый, халык та үз акчасын кертә, иганәчеләрне дә җәлеп итә.
Республика бюджетыннан субсидияләр алачак конкурста җиңүчеләр арасында Бәләбәй районы шәһәр һәм авыл биләмәләрендә яшәүчеләрнең биш инициативасы бар. Район биләмәләре тарафыннан ППМИ конкурсында катнашу өчен барлыгы 20дән артык гариза бирелгән.
Сүз уңаеннан, 2025 елда ППМИ буенча 24 млн.сумлык 15 проект гамәлгә ашырылган.
Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр арасында авыл биләмәләрендә яшәүчеләрнең өч проекты бар: Донской, Слакбаш һәм Шаровка авыл советларыныкы. Шулай ук Бәләбәй шәһәреннән һәм Приют бистәсеннән берәр проект буенча җиңүчеләр бар.
Җиңүчеләр Подлесная авылында автомобиль юлы участогын салу, Слакбаш авылында тренажерлар белән балалар мәйданчыгын төзекләндерү, Шаровка авылында "Азат итүче сугышчыга" һәйкәлен ремонтлау проектларын гамәлгә ашыруны ниятлиләр.
Шәһәр биләмәсендәге ике проект мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга бәйле. Бәләбәй шәһәренең Комсомол урамындагы 11 нче йорт советында яшәүчеләр татар гимназиясе тәрәзәләрен яңага алыштыруны, ә Приют бистәсенең Тынычлык бульварындагы 2б йорт советында 7 нче мәктәптә спорт залын ремонтлауны планлаштырганнар.
"Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы республика өчен гаять зур әһәмияткә ия. Бу анык территория мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы проект – ул акчаларны хәзерге вакытта иң кирәк булган урынга юнәлтергә мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме - халкыбызны уртак изге эш хакына берләштерү өчен менә дигән мөмкинлек", – дип билгеләп үтте БР Башлыгы Радий Хәбиров.
Светлана Шириня