Җәмгыять
11 Июня , 11:00

Эшлекле сөйләшү – торыклы үсешкә нигез

Бәләбәй сәнәгатьчеләре йомгак ясадылар: 2026 елда тармакны нәрсә көтә?

Бәләбәй районы хакимияте  башлыгы Азат Сәхәбиев муниципалитетның алдынгы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Игътибар үзәгендә  сәнәгать комплексының 2025 елдагы һәм 2026 елның беренче кварталындагы эш нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы елга үсеш планнары булды.

Киңәшмә барышында Азат Сәхәбиев сәнәгать предприятиеләренең районның социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешен сызык өстенә алды. Хакимият башлыгы сүзләренә караганда, район буенча төяп җибәрелгән товарларның, эшләр һәм хезмәтләрнең гомуми күләмендә аларның өлеше 75% ка җитә.

"Гомумән алганда, районның социаль-икътисадый торышы илдәге агымдагы икътисадый хәлгә туры килә торган динамикага ия. Монда безнең сәнәгать предприятиеләренең өлеше зур",  –  дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.

Аннары предприятиеләр җитәкчеләре агымдагы эшчәнлекләре турында тәфсилләп бәян иттеләр, якын киләчәккә үсеш планнары белән уртаклаштылар. Фикер алышуның төп темаларыннан берсе –  квалификацияле эшче персонал җитмәү проблемасы, ул күп кенә предприятиеләр өчен көнүзәк  булып кала. Катнашучылар бу юнәлештә эш алып барылуын билгеләп үттеләр.

Хакимият белән бизнес бергәлекнең эшлекле сөйләшүе  – Бәләбәй районы сәнәгать секторының алга таба тотрыклы үсешенең нигезе ул.

Регина Иванова.

Елена  Петрова фотосы. 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас